Татарча мәсәлләр
[ Скачать с сервера (62.9 Kb)
]
| 10.12.2011, 19:38 |
ИКЕ ЧЕБЕН Бер Үгез,көн буенча сөреп сабан, Авылга кайтып килә кичкә табан. Үгезнең мөгезенә кунып килгән Бу Чебенгә бер танышы очраган.
Танышы шул вакытта моны күрде: (Килә бу сабан сөргән Үгез белән.) “Күземә күренмәдең көн буенча, Кайдан кайтып киләсең син?”- дип сораган.
Теге чебен эреләнеп моңа карап, Зурланып,тамак кырып бирде җавап: “Көн буе сабан сөреп, арып киләм, Вакытсыз йөрмә әле бимазалап”.
Сөйләшсәң Чебен төсле кеше белән, Мактаныр эшләмәгән эше белән... Көн күргән кешеләр күп бу дөньяда, Чебен кебек,башкаларның көче белән.
|
Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya
| Теги: мәсәлләр
|
Просмотров: 3044 | Загрузок: 201
|
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Голосование
Меню сайта
Статистика
Барысы онлайн: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|