Метограмма
[ Скачать с сервера (23.5 Kb)
]
| 18.06.2011, 19:00 |
Метаграмма. “Г” белән – дәүләт, “С” белән – кала. Нинди сүзләр бу, Кем әйтә ала? (Гана, Сана)
Кием түгел, шулай да син аны Кия дә, сала да аласың, Бер хәрефе үзгәрсә, аңардан Теләгән сүзеңне табасың. (Күзлек, сүзлек)
“Л” га бетсә, Беркайчан да Күрмисең, “Р” га бетсә, Аңа басып Йөрисең. (Җил, җир)
“А” белән мин урманга Үскән үсемлек булам. “А” урынына “Я” куйсаң, Яз җитүгә коелам. (Абага, ябага)
Әгәр “Җ”гә башлансам мин, “Тәмле дә соң”-дип ашыйсың. “Җ” не “Ч” гә алыштырсаң, Минем белән су ташыйсың. (Җиләк, чиләк)
“Б” белән ул иң шәп дару Сиңа да һәм миңа да. “Б” урынына “С” куйсалар, Агызалар елгада. (Бал, сал)
“Ш” га бетмәс, сакчы кебек Басып торам күл буенда. “Т” га бетмәс, булырмын мин Җигүле ат муенында. (Камыш, камыт)
“Н” га бетсәм, Бакчадагы Куак мин, “Ч” га бетсәм, Сездә җәйге кунак мин. (Карлыган, карлыгач)
“Т” белән башлансам, Җәнлекне белдерәм, “К” белән башлансам, Елмайтам, көлдерәм. (Төлке, көлке)
|
Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya
|
Просмотров: 1148 | Загрузок: 173
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Голосование
Меню сайта
Статистика
Барысы онлайн: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|