*Ана куены туннан җылырак. *Ана җылысы - кояш җылысы. *Ата һөнәре - балага мирас. *Ата юлы балага такыр. *Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган. * Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс. *Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс. *Тату туганнар таштан койма корганнар. *Туган бар җирдә ярдәм бар.* Гаилә - гомер чишмәсе. *Гаилә - ил терәге. *Атаның сүзе - акылның үзе. *Әткәй - шикәр, әнкәй - бал.
|
*Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. *Берлек кайда - көч шунда. *Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый. *Бозылышкан дус дошманнан яман. *Дус - акчадан кыйммәт. *Дус биткә карар, дошман ачкка карар. *Дусларын онытканның үзен дә онытырлар. * Дусың авырса, синдә ыңгыраш. Ил өстендә илле дустың булсын. Яхшы дус кара көндә билгеле булыр. Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек. Күп дус эзләгән дуссыз калыр. Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.
|
Кибеттә ипине кул белән тоткалап карарга ярамый. Йомшаклыгын чәнечке белән әкрен генә басып карыйлар. Ипине бер-ике көнгә генә җитәрлек итеп кенә алырга кирәк. Арыш һәм бодай ипиен аерым саклыйлар. Табында ипи телемнәрен тәлинкәдән кул белән алалар.
|
Сөйләшкәндә кешегә кулыгызны салмагыз, бер аягыгызны икенчесе өстенә куймагыз, аяклар белән уйнамагыз.
|
Утырганда таянмыйча, ятмыйча, төп-төз итеп утырыгыз!
|
Күршеләрнең өйләрен тикшермәгез. Һичбер эштә аларның хәтерләрен калдырмагыз. Үзен хөрмәт иткән инсафлы кешеләр күршеләре белән һәрвакыт яхшы мөгаләмәдә булалар.
|
* Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер.
* Тәрбияле баланы һәркем яратыр, әмма тәрбиясез баланы беркем дә яратмас, бәлки хурларлар вә кимсетерләр.
* Тәрбияле бала мәктәпкә барырга чыккач та әдәп, инсаф белән йөрер. Каршы очраган кешеләргә сәлам бирер.
|
Башыгызны гадәттән тыш түбән яки бер тарафка салындырмагыз, кеше янында кашымагыз
|
Ялганчылык белән аты чыккан кеше һәрникадәр тугры сүз әйтсә дә, ышандырмыйдыр. Бер мәртәбә ялганчылыгың сизелсә, чын сүзеңә дә ышанмаслар.
|
Сөйләшкән вакытта төкерек чәчмәгез, кулларыгызны һавада болгамагыз, берәүнең сүзе бетми торып, сүзгә кушылмагыз.
|
|
Голосование
Меню сайта
Календарь
« Апрель 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
Статистика
Барысы онлайн: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|