Батырлык турында мәкальләр.
*Батыр ярасыз булмас. *Батыр яуда беленер. *Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр. * Батырлыкта - матурлык. *Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс. *Батыр иле өчен үләр.
|
Кадерле коллегалар! Сезне профессиональ бәйрәмебез белән котлыйм. Яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим.
|
*Никадәр олы ялгышы булса да, аш янында һичкемне шелтәләмәгез һәм һичкемнең гайбәтен сөйләмәгез. *Аштан соң кул һәм авызыгызны яхшылап юыгыз, теш араларын тазартыгыз. Мөмкин булганда, йокламый гына бераз ятып торыгыз.
|
* Дөньяда иң кызганыч кеше - эшкә ялкау кеше. *Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән. *Ялкау кайда - буш сүз шунда.
|
* Пароходтагы урыныгызның һәм тимер юлда барган поезд, вагон купе номерларын истә тотыгыз. Бу мәгълүматлар әйберләрегез онытылып калса яки берәр сәбәп белән үзегез калыр булсагыз, телеграмма бирергә яки югалган нәрсәләрегезне табарга кирәк булыр.
* Тукталышыгызга килеп җитәрәк йөкләрегезне җыеп бәйләгез, ничә кисәк икәнен санагыз.
|
*Аякларыгызны өстерәмәгез, кешедән көлеп калмагыз, берәр кешене мәсхәрәләп, аның кебек йөреп күрсәтмәгез.
*Урамда йөргән вакытта көнбагыш орлыгы һәм башка нәрсәләр ашамагыз, бу эшләр тәртипсезлек галәмәтедер.
|
*Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан. *Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. * Ике уйла, бер эшлә. *Калган эшкә кар ява.*Карама кешенең сүзенә, кара эшенә. *Кем эшләми, шул ашамый. *Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта. *Плансыз эш - тозсыз аш. * Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр. *Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт. *Хезмәт төбе - хәзинә. *Хезмәте каты - җимеше татлы. *Яратмаган эш авыр була.
|
*Ватаны юк - җырсыз сандугач. *Илсез кеше - җырсыз сандугач. *Оясыз сандугач сайрамый. *Илең яхшылыкны онытмас. *Иле ныкның биле нык.*Илнең төтене дә тәмле. *Туган илем - туган анам. * Ватан барыннан да газиз. * Туган илем - туган өем. *Читне макта - илеңдә тор. *Ил өстендә чыпчык үлми. *Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын. *Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. *Иленнән аерылган - канаты каерылган. *Үзем өчен туганмын -илем өчен үләрмен. *Үз илем -алтын бишек. *Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар. *Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас. * Туган илнең эте дә якын. *Береккән ил бозылмас. *Илдә булса, иренгә тия. *Ипле кеше иленнән китми. * Ат туйган җ
...
Дәвамын уку »
|
*Йоклаган вакытыгызда өстегездә берәр нәрсә ябынып йоклагыз, җиләс һәм юеш урыннарда ятмагыз, усаллар куркынычы булса, ачык калдырмагыз. *Йоклаган вакытыгызда тар киемнәрегезне салыгыз, бер бүлмәдә күп кеше йокламагыз, йокы бүлмәсендә гөлләр, чәчәкләр булмасын.
|
*Акыл байлыгы - тузмас байлык. *Акыл базарда сатылмый. *Акыл белән алтын табыла, алтын белән акыл табылмый. Акыл белән эш итү - мең бәланең калканы. Акыл буй белән үлчәнми. Акыллы алга барыр, артына карар. Акыллы атын мактар, акылсыз үзен мактар. Акыллы сүзен "мин" дип башламый.
|
|
Голосование
Меню сайта
Календарь
« Октябрь 2024 » | Дүш | Сиш | Чәр | Пән | Җом | Шим | Якш | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
Статистика
Барысы онлайн: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|