1 нче вариант 1 нче өлеш Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А30) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә. А1 [ ү ] сузыгына дөрес билгеләмәне күрсәтегез. 1) түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, алгы рәт сузыгы 2) түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, арткы рәт сузыгы 3) югары күтәрелешле, иренләшмәгән, арткы рәт сузыгы 4) югары күтәрелешле, иренләшкән, алгы рәт сузыгы А2 Кайсы сүздә һ хәрефе языла? 1) зи...енле 2) ...әбәр 3) рә...әт 4) бә...етле А3 Сүзләрнең дөрес язылган рәтен күрсәтегез. 1) къыен, яшкельт, ябалакъ 2) кыйэн, йәшькелт, йабалак 3) кыен, яшькелт, ябалак 4) къыйэн, йәшкельт, йабалакъ А4 Кайсы сүздә ъ билгесе аеру функциясен үти? 1) игътибар 2) вәгъдә 3) бишъеллык 4) мәгърифәт А5 Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган? Сәл...мәтлек 1) ә 2) а 3) я 4) э А6 Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар? 1) ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш) 2) эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге) 3) табак (савыт), ут (су), ата (ана) 4) ал (япкыч), кул (яулык), көн (чыгыш) А7 Кисәкчәләрнең дөрес язылган рәтен билгеләгез. 1) бардыңмы, килдеңме, уйнадыңмы 2) әлләкем, әлләнәрсә, әлләнигә 3) кем дер, кайда дыр, күпме дер 4) кып кызыл, ямь яшел, ап ак А8 -да, -дə кушымча булып килгән җөмлəне билгелəргә. 1) Яфрак (та) түгел, ботак (та) түгел, Үзе агачта үсə. (Т.) 2) Икесе (дə) ак, икесе (дə) вак, Аерыйм дисəң – кап. (Т.) 3) Көч белем (дə), белем корал (да). (М.) 4) Җəй (дə) егет, кыш (та) егет, Картайганы юк, гел егет. (Т.) А9 Түбәндәге җөмләдә канат сүзенең лексик мәгънәсен билгеләгез. Камышлык арасында, бер канаты белән генә талпынып, кыр казы очарга азаплана. (М.Гафури) 1) исем сүз төркеме, берлек санда 2) авылларда идән себерү өчен кирәкле эш коралы 3) тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан тора 4) кошларга очу өчен ярдәм итә торган әгъза А10 Нинди сүз тамырдан, ясагыч, модальлек һәм бəйлəгеч кушымчалардан тора? 1) сайлаучылар 2) кибетченең 3) авылдашларыбыз 4) китапханәләрне А11 Сүзтезмəдəге сыйфатларның дəрəҗəлəрен билгелəргə. Яшькелт күлмәк, сусыл алма, җылымса аш, күгелҗем офык. 1) гади (төп) дəрəҗəдə 2) чагыштыру дəрəжəсендə 3) артыклык дəрəжəсендə 4) кимлек дəрəҗəсендə А12 Билгесез үткəн заман хикəя фигыль ясаучы кушымчалар рəтен билгелəргə. 1) -ды, -де, -ты, -те 2) -ачак, -əчəк, -ячак, -ячəк 3) -ган, -гəн, -кан, -кəн 4) -ыр, -ер, -ар, -əр, -р А13 Җыючы теркәгечләр генə язылган рəтне билгелəргә. 1) һәм, та, тә, тагын 2) ләкин, әмма, бәлки 3) я, яки, яисә 4) чөнки, әгәр, гүя А14 Исем сүзтезмə кергəн рəтне билгелəргə. 1) əнине сөю, мəктəпне ярату 2) җылы кояш, сөйкемле укучы 3) ахырдан алтынчы, кырыйдан икенче 4) сөйлəгəнчə эшлəү, бəйрəмчə матур А15 Нарат җиләге йөзем җиләге шикелле сабакка тезелеп үсә бит ул! (Э.Касыймов) Бу җөмләдә нарат җиләге нинди җөмлә кисәге булып килә? 1) тәмамлык 2) ия 3) хәл 4) аергыч А16 Түбәндәге җөмләләрдән гади җөмләне күрсәтергә. 1) Минем, берәүдән дә курыкмыйча, аның белән сөйләшеп торасым килә. 2) Кызарып кояш чыкканда, уйсу җирдә су кибә. 3) Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен. 4) Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә. А17 Кем үзен тыйнак тота, аны һәрчак хөрмәт итәләр. Бу җөмлә мәгънәсе ягыннан нинди? 1) иярчен ия 2) иярчен хәбәр 3) иярчен тәмамлык 4) иярчен аергыч А18 Җөмлə башында килеп, көчле басым белəн əйтелгəндə, эндəш сүздəн соң нинди тыныш билгесе куела? 1) сызык 2) өтер 3) сорау 4) өндəү А19 Биредә (…) балалар янында (…) анага күңелле булып китте. Бу җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела? 1) сызыклар 2) ике нокта 3) өтерләр 4) нокталы өтер А20 Гомумиләштерүче сүз янында нинди тыныш билгесе куела? Көзге урман, басу, кырлар (...) барысы да уйга чумганнар. 1) сызык 2) ике нокта 3) өтер 4) нокталы өтер А21 Җөмләдә тыныш билгесенең куелышы кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән? Мин (...) туган җиремнең сөекле баласы (...) чит илдә шуны аңладым (...) минем өчен туган ил (...) иң изге нәрсә. 1) сызык, сызык, өтер, өтер 2) өтер, өтер, ике нокта, сызык 3) өтер, өтер, нокталы өтер, сызык 4) өтер, өтер, сызык, сызык А22 Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән? Сугыш бетеп (1) бер ел узгач (2) кайтты ул (3) минем кара егетем (4) минем Бәхетгәрәем. (Ә.Еники) 1) 2, 4 2) 2, 3, 4 3) 1, 2, 3, 4 4) 1, 2, 4 А23 Түбәндәге җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. Когда приехала бабушка, мы испекли вкусный пирог. 1) кыздырдык 2) пешердек 3) ясадык 4) пешерде А24 Җөмләнең башы булырлык татарча вариантны күрсәтегез. ... , все выбежали на улицу. 1) Җәй салкын булганга 2) Син әйткәннән бирле 3) Ул кычкыргач 4) Кайчан килерсең А25 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. Синең бурыч бирәсең бар. 1) Ты должен отдать долг. 2) Тебе надо было отдать долг. 3) Тебе можно отдать долг. 4) Тебе надо отдать долг. А26 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз. Үз сүзендә тору 1) стоять на своем 2) дать слово 3) начать разговор 4) болтать лишнего Текстны укырга һәм А27 – А30, В1 - В8 биремнәрен үтәргә (1) Безнең кайсыбызның гына батыр буласы, илне шаулатырлык эшләр эшлисе килми икән? (2) Батыр кешеләрнең тормышлары турында укыганда, йөрәкләребез ялкынлана, җанда әллә нинди хыяллар уяна. (3) Әйе, батырлык яшь күңелне бервакытта да битараф калдырмый, ул гел дәртләндерә, ашкындыра, матур яшәргә, матур эшләргә чакыра. (4) Ләкин, дуслар, батырлык турында һәрберебез хыялланса да, батырлык дигән кеше тормышындагы гүзәл мизгелнең нәрсә икәнен без әле белеп бетермибез. (5) Ә бүгенге көндә батырлык эшләп буламы соң? (6) Әйдәгез, бу сорауга җавап биргәнче, батырлыкның нәрсә икәнлеге турында уйланып алыйк әле. (7) Беренче карашка, батыр булу өчен күп нәрсә кирәкми кебек. (8) Батыр булу өчен тәүге шарт (...) куркак булмау. (9) Дөньяда барлык батырлыклар да үз-үзеңне җиңүдән, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмаудан, һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана. (Фәнис Яруллинның “Яз сулышы” китабыннан) А27 Текстта кайсы тема чагылыш таба? 1) Нәрсә ул батырлык? 2) Сугышта эшләнгән батырлык 3) Ватанны ярату 4) Үз-үзеңне җиңеп чыгу А28 2 нче җөмләдә нинди тел-сурәтләү чарасы кулланылган? 1) гипербола 2) сынландыру 3) метафора 4) чагыштыру А29 Бирелгән өзек нинди стильдә язылган? 1) әдәби стильдә 2) публицистик стильдә 3) фәнни стильдә 4) сөйләмә стильдә А30 Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми? 1) Батырлык яшь күңелне матур эшләргә чакыра. 2) Солдатлар сугышта батырларча көрәште. 3) Батыр булу – үзеңдәге куркаклыкны бетерү. 4) Кыенлыклар алдында каушап калмау – батырлыкның бер билгесе. 2 нче өлеш Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый. В1 - В4 нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз В1 3 нче җөмләдә бервакытта сүзе төзелеше ягыннан нинди? В2 1 нче җөмләдә кайсыбызның сүзе кайсы сүз төркеменә карый? В3 7 нче җөмләдәге беренче саны санның нинди төркемчәсенә керә? В4 8 нче җөмләдә җәяләр урынына нинди тыныш билгесе куела? В5 - В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз В5 5 - 9 нчы җөмлəләрдəн антонимнары булган җөмләнең санын күрсәтергә. В6 5 - 8 нче җөмлəләрдəн аерымланган хәл кергән җөмләнең санын билгеләгез. В7 Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез. В8 3 - 5 нче җөмлəләрдəн иярченле кушма җөмләнең санын билгелəргә. 3 нче өлеш Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение тексты языла. Текстны укырга һәм С1 биремен үтәргә Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Чынлап та, туган телне чын мәгънәсендә ярату туган илне, әткәң-әнкәңне ярату белән бер ул. Туган телне юкка гына ана теле дип атамаган шул халык! Бөек әдип туган телне ярата белеп яраткан. Г. Тукай телне бары тышкы ямь бирү чарасы, матур аһәңнәр җыелмасы итеп кенә карамаган, ул аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия һәм үсү коралы итеп таныган. Шуңа күрә дә Г. Тукай телне, халыкча итеп, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле дип атаган. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек һәм кадерле сүз. Ул телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы башлап аның иң газиз, кадерле кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә ул аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип йөртә дә. Туган телне кеше үз баласын яраткан кебек яратырга, тәрбияләргә тиеш. Шуны белегез: туган телне саклау – һәр кешенең изге бурычы. (М. Зәкиев) С1 Текстка таянып, 120 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Сез автор фикере белән килешәсезме? Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш. Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз. 1 нче вариант җаваплары 1 нче өлеш Бирем № Җавап Бирем № Җавап А1 4 А17 3 А2 1 А18 4 А3 3 А19 3 А4 3 А20 1 А5 2 А21 2 А6 3 А22 4 А7 1 А23 2 А8 3 А24 3 А9 4 А25 4 А10 3 А26 1 А11 4 А27 1 А12 3 А28 3 А13 1 А29 1 А14 2 А30 2 А15 2 А16 1 2 нче өлеш Бирем № Җавап В1 кушма В2 алмашлык В3 тәртип В4 сызык В5 8 В6 6 В7 1, 3, 9 В8 4 3 нче өлеш Текст турында информация Төп проблемалар 1) әткәм-әнкәм теле булган туган телне ярата белү; 2) туган телне ярату – ул туган җирне дә ярату дигән сүз; 3) телне белү – әни аша, гаилә аша бирелә. Автор карашы 1) Туган тел – әткәм-әнкәмнең теле. 2) Ана телебез – әни һәм туган җир сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек, изге, кадерле сүз. 3) Туган телне саклау – һәр кешенең изге бурычы.
|