Сочинения язу өчен ярдәмлек.
[ Скачать с сервера (38.5 Kb)
]
| 26.01.2013, 19:19 |
Сочинения язу өчен ярдәмлек. 1.Башлам (кереш): • Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята. • Бу сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте. • Бу сүзләр мине бик кызыксындырды. • Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә ... аңлата. • Әлеге текст авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра. • Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: ... Аңлатма бирү: • Минемчә, чыннан да, уйлап карасаң, әйтсәм әйтим, аңлатып үтәр идем, бу сүзләрдә дөреслек бар. 2. Төп өлеш. Дәлилләү: • Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның ... җөмләсенә игътибар итик. • Мисаллар китереп, мин моны дәлилли алам . • Сүземне исбатлап, шуны әйтәсем килә. • Бу фикерне аклау өчен, беренчедән, икенчедән, шуның өстенә, ниһаять, ахыр чиктә, һичшиксез, шулай итеп, гадәттә, һәрхәлдә. Чагыштыру: • Башкача күз алдына китерсәк, … • Әгәр икенче төрле эшләсә,... • Әгәр тормышта без уйлаганча булмаса, … • Бәхеткә (кызганычка), без уйлаганча гына булмый. Мисал: • Тарихта (тормышта) моңа мисаллар күп. • Тормышта да шулай була, мәсәлән: ... • Мин моңа бер мисал китерер идем, мәсәлән: … • Бу хәл безнең сыйныфта (мәктәптә) да булган иде, мәсәлән: … _____________________________________________________ 3.Йомгак: • Татар халык мәкалендә язылганча, … • Язучының сүзләрен искә төшерик: … • Күренекле галим (язучы, шәхес) әйткән: ... • Тикмәгә халык әйтми: ... • Бөек мәгърифәтче фикеренчә, ... • Сүземне йомгаклап (нәтиҗә ясап), шуны әйтәсем килә: … • Минемчә, безгә бу турыда онытырга ярамый. • Безгә бу сүзләргә колак салырга кирәк.
|
Категория: Татар теле | Добавил: Liliya
| Теги: сочинение
|
Просмотров: 3987 | Загрузок: 482
|
| Рейтинг: 1.3/3 |
|
Голосование
Меню сайта
Статистика
Барысы онлайн: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|