Хәйруллина Лилия сайты!

Чәршәмбе, 08.05.2024, 04:10

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар теле

Эш программасы
[ Скачать с сервера (241.0 Kb) ] 13.09.2010, 19:15
“Килешенгән” “Килешенгән” “Раслыйм”
МБ җитәкчесе: Милли белем һәм тәрбия бирү 6нчы урта мәктәп директоры:
________Р.К.Гайнетдинова буенча директор урынбасары: ______И.А.Никифорова
МБ утырышы беркетмәсе _______Ә.Х.Сенжапова “___” ________ 2010 ел
№____ 2010 ел “____” _______2010 ел

Татарстан Республикасы Лениногорск
муниципаль районы Лениногорск шәһәре
6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең
II квалификацион категорияле укытучысы
Лилия Юныс кызы Хәйруллинаның
VI сыйныфның татар төркеменә татар теленнән
эш программасы.

2010-2011 нче уку елы

Татар теленнән тематик план

Сыйныф: 6

Укытучы: Хәйруллина Лилия Юныс кызы

Сәгать саны: барлыгы 105 ; атнага 3 сәгать

Планлаштырылган контроль дәресләр: , зачетлар: , тестлар__, мөстәкыйль эш:__, диктант: сәгать
Административ контроль дәресләр: ____ сәг.

Планлаштыру: “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 нигезендә төзелде

Дәреслек: Татар теле , 6 нчы класс. Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина “Татар теле”, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005

Өстәмә әдәбият: 1. С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”, “Мәгариф” нәшрияты, 1994
2. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар”, “Яңалиф” нәшрияты, 2006
3. Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр”, “Мәгариф”нәшрияты, 2005

Үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Т/с Дәрес темасы Сәгса-ны Дәрес тибы Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр Контроль төре Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре Өй эше Үтәлү вакыты
план факт
1. Татар әдәби теле хакында әңгәмә. 1 Сөй-ләм үсте-рү “Иң матур тел- туган тел,
Әнкәм сөйләп торган тел” темасына сөйләшү Хикәя “Туган телем – иркә гөлем”. Әңгәмә, укытучы сүзе, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү Хикәя өстендә эш.
1чирек
5нче сыйныфта үтелгәннәрне кабатлау
2 Фонетика. 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе. Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү Кагыйдәләрне кабатлау.
3 Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. 1 Ныгыту Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сораулары. Иянең башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Хәбәрнең фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничә? ул күпме? кебек сорауларга да җавап булуы. Иярчен кисәкләрнең аергыч, тәмамлык, хәл дигән төрләргә бүленүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү. Җөмләләр язу, логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 2нче күнегү
4 Сочинение элемент-ларын кулланып изложение язу. 1 Контрдәрес Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Сөйләм төзү. Язып бетерергә
5 Ясалышы ягыннан сүз төрләре. 1 Ныгыту Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе. Сүзләрнең ясалу ысуллары: кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр. Кечкенә күләмле сочинение "Көзге урман". Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 3нче күнегү
6 Сүз төркемнәре. 1 Ныгыту Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү. Бөек Ватан сугышы ветераны турында сочинение язу. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 5нче күнегү
7 Аңлатмалы диктант 1 Контрдәрес Дөрес язу күнекмәләрен булдыру. Диктант Үз-үзеңә контроль ясау Кагыйдәләрне кабатлау.
8 Хаталар өстендә эш.
Тәрҗемә эше. 1 Кабатлау Хаталарны төзәтү. Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү.
Морфология
9 Морфология турында төшенчә. 1 Яңа материал өйрә-нү Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 10 бит, 12нче күнегү, кагыйдә
10 Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 1 Ныгыту Исем − предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Сүзлек диктанты. (Ялгызлык, уртаклык исемнәр). Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 11 бит, кагыйдә, 15нче күнегү
11 Мәкалә язу. “Без табигать сакчылары” 1 Сөй-ләм үсте-рү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Мәкалә язу. Кабатлау
12 Исем ясагыч кушымчалар. 1 Ныгыту Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Бу сүзләрнең ясалма сүзләр дип йөртелүе. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 15 бит, 21нче күнегү
13 Исемнәрнең ясалышы. 1 Ныгыту Ясалышлары ягыннан исемнәрнең төрле булуы. Аларның ясагыч кушымча ялганып ясалуы. Кушма, парлы, тезмә, кыскартылма ясалулары. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 17 бит, 23нче бит
14 Тәрҗемә итү күнегүләре. 1 Сөй-ләм үсте-рү Тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру Сүзлек белән эшләү 21бит, 31нче күнегү
15 Исемнәрнең берлек-күплек төре. 1 Ныгыту Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр кушымчалары ялгану. Хикәя "Авылда көзге эшләр". Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 23бит, 35нче күнегү
16 Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 1 Ныгыту Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш кушымчалары. Баш килештәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәге була алуы. Килешләрне өйрәнү, кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү 26бит, 41нче күнегү
17 Изложение. 1 Контрдәрес Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү. Изложение Үз-үзеңә контроль ясау Язып бетерергә
18 Хаталар өстендә эш.
1 кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Хаталарны төзәтү, күнегүләр эшләү Кагыйдәләрне кабатлау.
19 Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. 1 Ныгыту Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка кара ганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымча-ларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучы-га (син, сез) сөйләмдә катнаш-маган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 28-29нчы битләр, 49нчы күнегү
20 Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. 1 Ныгыту Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр. Диктант − 7 мин. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 32бит, 53нче күнегү
21 Тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек. 1 Яңа материал өйрә-нү Төшем һәм иялек килеше кушым чаларын кулланудагы үзенчәлек ләр. Тартым төшенчәсен белде-рүдәге төрлелек. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларының тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Кагыйдәләрне кабатлау.
22 Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре. 1 Ныгыту Алынма исемнәрдәге –ск кушым-часы татар телендә –ски формасын алып, сүзләргә калын кушымча ялгану. (й) авазына беткән алынмаларга тартым кушымчасы ялганганда, й хәрефенең е хәрефе белән алышынуы. Ь хәрефенә беткән исемнәргә тартым кушымчасының нечкә төре ялгануы. Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү 33-34 битләр, кагыйдәләр,58 күнегү,
23 Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. 1 Яңа материал өйрә-нү Баш килештәге исемнең ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә алуы. Җөмләдә и. килешендәге исем исем-аергыч, т.килешендәге исем-тәмамлык, ю.к. , ч.к., у-в. килешләрендәге исемнәр-хәл булуы. Сүзлек диктанты. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 26нчы күнегү, 3 җөмлә
24 Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау. 1 Кабатлау Исемнәрне морфологик яктан тикшерү. Тест Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. 40бит, сорауларга җавап бирү
25 Диктант язу. 1 Конт-роль дәрес Дөрес язу күнекмәләре булдыру Диктант Үз-үзеңә контроль ясау Кагыйдәләрне кабатлау.
26
Хаталар өстендә эш. 1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Күнегүләр эшләү Кагыйдәләрне кабатлау.
2чирек
27 Сочинение 'Туган ягым". 1 Сөй-ләм үсте-рү Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәрен кулланып язу. Сочинение Үз-үзеңә контроль ясау Язып бетерергә
28 Хаталар өстендә эш.
1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Рәсемнәр белән эш Кагыйдәләрне кабатлау.
29 Сыйфат турында төшенчә. 1 Яңа материал өйрә-нү Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? Кайда-гы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сый-фатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе. Сүзлек диктанты. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 46, 48 бит, 77 күнегү,
30 Асыл һәм нисби сыйфатлар. 1 Ныгыту Асыл һәм нисби сыйфатларның төп билгеләре. кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү 50 бит, 82 күнегү
31 Хикәя төзү. “Безнең мәктәп” 1 Сөй-ләм үсте-рү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Үз-үзеңә контроль ясау Язып бетерү
32 Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар. 2 Ныгыту Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма, парлы һәм тезмә сыйфат-лар. Ясалма сыйфатларның күб-рәк исем һәм фигыльләргә мах-сус кушымчалары ялганып яса-луы. Сыйфат ясагыч кушымча-лар: -лы; -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге, -кы, -ке; -чан, -чән, -ык, -ек, -к, -ынкы, -енке, -ма, -мә, -гыч, -ген, -лык,-лек. Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар. Хәтер диктанты, 56 бит, 90нчы күнегү Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 54 бит, кагыйдә, 90нчы күнегү, шигырь ятлау
33 Тәрҗемә итү күнегүләре. 1 Сөй-ләм үсте-рү Тәрҗемә итү күнегүләре үткәрү. Тәрҗемә итү 57бит, 92нче күнегү
34 Сыйфат дәрәҗәләре. 2 Яңа материал өйрә-нү Татар телендә дүрт сыйфат дәрә җәсе булуы. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыш-тыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар- ның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыг-рак, я азрак булуын күрсәтүе (-рак, -рәк кушымчалары ялга-нып ясала). Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның бер иҗегенә җайлаш тырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә; иң, утә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша яса-луы. Сыйфатның кимлек дәрәҗә сенең -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдә-мендә ясалуы. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 59бит, кагыйдә, 62бит, 103нче күнегү,
35 Күнегүләр эшләү. 1 Кабатлау Күнегүләр эшләү. 107 күнегү
36 Изложение язу. 1 Конт-роль дәрес Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү. Үз-үзеңә контроль ясау Язып бетерергә
37
Хаталар өстендә эш. 1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Кагыйдәләрне кабатлау.
38 Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. 1 Ныгыту Җөмләдә сыйфатларның, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл булып килүе. Диктант − 10 мин. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 66бит, 113нче күнегү
39 Сыйфатларның исемләшүе.
1 Ныгыту Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек Һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы. кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү 69бит, 118 күнегү
40 Тәрҗемә итү күнегүләре 1 Кабатлау Тәрҗемә итү күнегүләре үткәрү Кагыйдәләрне кабатлау.
41 Диалогик сөйләм үстерү. 1 Сөй-ләм үсте-рү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Сөйләргә әзерләнү
42 Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 1 Кабатлау Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау. Тест Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. 71бит, сорауларга җавап бирү, 121нче күнегү,
43 Сыйфатларга морфологик анализ ясау. 1 Кабатлау Сыйфатларга морфологик анализ ясарга өйрәнү чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, 73бит, 122 күнегү
44 Контроль диктант. 1 Конт.дәрес Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Контроль диктант №1. Үз-үзеңә контроль ясау Кагыйдәләрне кабатлау.
45 Хаталар өстендә эш. 1 Ныгыту Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Кагыйдәләрне кабатлау.
3чирек
46 Сочинение язуга әзерлек. 1 Сөй-ләм үсте-рү Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү, план төзү. БСҮ Әңгәмә, сөйләм төзү Караламага әзерләргә
47 Сочинение. 1 Сөй-ләм үсте-рү Катлаулы план нигезендә язып бирү. Сочинение − хөкем йөртү Үз-үзеңә контроль ясау Язып бетерергә
48 Хаталар өстендә эш. Сан турында төшенчә. 1 Яңа материал өйрә-нү Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 137нче күнегү, *138нче күнегү
49 Диалогик сөйләм үстерү. “Тел-милләт сакчысы” 1 Сөй-ләм үсте-рү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Диалог төзү Язып бетерү
49 Ясалышы ягыннан сан төрләре. 1 Ныгыту Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булу, аларның дөрес язылышлары. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 143нче күнегү
50 Гарәп һәм рим цифрларының язылышы. 1 Ныгыту Гарәп һәм рим цифрларының язылышын өйрәнү. Күчереп язу, 145 күнегү
51 Сан төркемчәләре. Төп сан. 1 Яңа материал өйрә-нү Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (төп, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүе. Төп саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүләре. Диктант − 10 мин. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 90 бит, мәкальләр ятлау
52 Тәрҗемә итү күнегүләре 1 Кабатлау Тәрҗемә итү күнегүләре булдыру. Тәрҗемә итү 155 күнегү
53 Тәртип саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы. 1 Яңа материал өйрә-нү Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга -нчы, -нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы. Зачет Күчереп язу, саналмышын табу, үзгәртү эше 160нчы күнегү, хикәя язу
54 Бүлем саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы. 1 Яңа материал өйрә-нү Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы. Хикәя язу Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 96бит, 162нче күнегү,
55 Чама саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.
1 Яңа материал өйрә-нү Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә кушымчалары ялгап ясалуы.
Тест Чама саннарын табу, саннарны сүз белән язу, сорауларга җавап бирү 96бит, кагыйдә, 166 күнегү, хикәя, *диалог төзү
56 Җыю саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы. 1 Ныгыту Җыю санының бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерүе, ничәү? күпме? сорауларына җавап бирүе. Төп санга –ау, -әү кушымчалары ялгап ясалуы.
Сәнгатьле уку, җыю саннарына сору кую, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү 170 нче күнегү,
57 Изложение 1 Конт-роль дәрес Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.
План төзү, фикерләрне язу Язып бетерергә
58
Хаталар өстендә эш 1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Кабатлау
59 Саннарнын җөмләдә кулланылышы. Акт язу. 1 Ныгыту Эш кәгазьләреннән акт яза белү. Саналмышы белән килгән сан-нарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмы-шыннан башка килгән саннар-ның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның санал-мышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы. Акт язу. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. 101 бит, 175нче күнегү,
60 Саннарны гомумиләштереп кабатлау. 1 Кабатлау Саннарга морфологик анализ ясый белү. Тест Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. 179нчы күнегү
61 Диктант язу 1 Конт-роль дәрес Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Диктант Үз-үзеңә контроль ясау Кабатлау
62
Хаталар өстендә эш
1
Кабатлау
Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Кагыйдәләрне кабатлау.

63 Рәвеш турында төшенчә. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы. 1 Яңа материал өйрә-нү Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күб-рәк фигыльне, сирәгрәк сыйфат-ны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төр-ләнми торган сүз төркеме булуы. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә итү 109бит, 183нче күнегү,
64 Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы. 1 Яңа материал өйрә-нү Төзелеше ягыннан рәвешләрнең 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүле-нүе. Кушма рәвешләрнең кушы-лып, парлы рәвешләрнең сызык-ча аша, тезмә рәвешләрнең соста вындагы сүзләрнең аерым язылуы. Мәгънәле кисәкләргә бүлү, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 111бит, 186 нчы күнегү,
65 Рәвеш дәрәҗәләре. 1 Яңа материал өйрә-нү Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләре. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 113бит, кагыйдә, 190нчы күнегү,
66 Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр. 1 Яңа материал өйрә-нү Мәгънәләре ягыннан рәвешләр-нең 6 төркемчәгә: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләр гә бүленүе. Саф рәвешләрнең эш-нең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 114 бит, кагыйдә
67 Күләм-чама рәвешләре 1 Яңа материал өйрә-нү Күләм-чама рәвешләренең эш яки билгенең күләм-чамасын белдерүләре, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 194нче күнегү
68 Изложение язу. 1 Конт-роль дәрес Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу. Язып бетерергә
69
Хаталар өстендә эш 1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү кабатлау
70 Охшату-чагыштыру рәвешләре 1 Яңа материал өйрә-нү Охшату-чагыш-тыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын белдерүләре, ни төсле? соравына җавап булулары. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 199 күнегү
71 Хикәя язу. “Минем яраткан песием” 1 Сөй-ләм үсте-рү 196 бит, 2 бирем
72 Вакыт рәвешләре

1 Яңа материал өйрә-нү Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү уры-нын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 203 күнегү
73 Урын рәвешләре 1 Яңа материал өйрә-нү Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү уры-нын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре. Тәрҗемә итү, сүзтезмәләр төзү, урын рәвешләренең җөмләдәге функциясен билгеләү 207 күнегү
74 Сәбәп-максат рәвешләре 1 Яңа материал өйрә-нү Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белде-рүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләре. Тест Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 210 күнегү
75 Рәвешләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ 1 Ныгыту Хикәя язу Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, рәвешләрнең синонимнарын, антонимнарын табу 217 күнегү
76 Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. 2 Кабатлау Тема буенча үтелгәннәрне камил ләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү. Тест Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. 129бит, 219нчы күнегү,
77 Контроль диктант 1 Конт-роль дәрес Диктант Үз-үзеңә контроль ясау Кагыйдәләрне кабатлау
78 Хаталар өстендә эш. 1 Ныгыту
Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Хат язу Хат язу Кагыйдәләрне кабатлау.
4чирек
79 Алмашлык турында төшенчә. 1 Яңа материал өйрә-нү Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсә тә торган сүзнең төркеменең ал-машлык дип аталуы. Алмашлык ларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы. Диктант − 10 мин. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 139бит, 239нчы күнегү,
80 Алмашлыкларның ясалышы. 1 Ныгыту Ясалышлары буенча алмашлык-ларның тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булулары. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 139 бит кагыйдәләр, 244 күнегү
81 Хикәя язу. “Безнең гаилә” 1 Сөй-ләм үсте-рү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. 141 күнегү
82 Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары. 2 Яңа материал өйрә-нү Мәгънәләре буенча алмашлык-ларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, күрсәтү ал-машлыклары, билгеләү алмаш-лыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билге-сезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары. I һәм II зат ал-машлыклары сөйләмдә катнаш- кан затларны белдерә, берлек һәм күплек санда киләләр, килеш бе-лән төрләнәләр, III зат алмашлык лары ул, алар сөйләмдә катнаш маган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны бел дерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, нәтиҗә ясау,сөйләшү оештыру, тәрҗемә эше 142бит, кагыйдәләр, 250нче күнегү (тәрҗемә эше), *257 күнегү
83
Тартым алмашлыклары. 1
Ныгыту Предметның кайсы затка кара-вын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип ата-лулары. Алар кайбер алмашлык-ларга -ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала. Тест
Күчереп язу, фикер алышу, нәтиҗә ясау,
265 күнегү, 3 җөмлә

84 Күрсәтү алмашлыклары. 1 Яңа материал өйрә-нү Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 154 бит, 267 күнегү,
85 Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше 1 Ныгыту Күрсәтү алмашлыкларының предметның билгесенә яки рәвешенә ишарә иткәндә килешләр белән төрләнмәве, җөмләдә аергыч яки хәл булып килүләре. Күрсәтү алмашлыклары тартым белән төрләнгәндә аларга 3 зат кушымчасы ялгану. Тест Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 268 күнегү
86 Тәрҗемә итү күнекмәләре үткәрү 1 Сөй-ләм үсте-рү Тәрҗемә итү күнекмәләре үткәрү Сүзлек белән эшләү, тәрҗемә итү 270 күнегү
87 Сорау алмашлыклары. 1 Ныгыту

Сорау алмашлыкларының сорау формасында зат яки предметлар га, аларның билгесе яки санна-рына һәм хәлләренә күрсәтүе.
Тест Әңгәмә, логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау Кагыйдә, 275 күнегү
88 Билгеләү алмашлыклары. 1 Ныгыту Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларны гомумиләштереп белдерүләре. Аларның исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре. Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе. Тест Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 163бит, 279 нчы күнегү
89
Сөйләм үстерү
1
Сөй-ләм үсте-рү
Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.
Сөйләшү оештыру, сөйләм төзү кабатлау
90 Билгесезлек алмашлыклары. 1 Яңа материал өйрә-нү Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки -дыр, -дер, -тыр, -тер кисәк чәләре кушылып ясалулары. Сүзлек диктанты. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 164бит, кагыйдә, 287нче күнегү,
91 Юклык алмашлыклары. 1 Яңа материал өйрә-нү Юклык алмашлыкларының пред-метны, билгене кире кагуны яки аларның булмавын белдерүләре. Аларның сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары. Диктант − 7 мин. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү 168бит, кагыйдә, 291нче күнегү, 5 җ
92 Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. 1 Ныгыту Үзләре күрсәткән сүзләр җөмлә-нең кайсы кисәкләре булса, алмашлыкларның да шул ук кисәкләр булып килүе. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү. Расписка язу. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. 175бит, 296 нчы күнегү,
93 Алмашлыкларны кабатлау 1 Кабатлау Алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясый белү. Алмашлык темасы буенча өйрәнгәннәрне ныгыту. Тест Анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, логик фикер йөртү, чагыштыру, 171 бит, таблица
94 Изложение (контроль). 1 Конт-роль дәрес Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны файдаланып язу. Изложение №3. Үз-үзеңә контроль ясау Язып бетерергә
95 Хаталар өстендә эш 1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү “Минем иң истәлекле көнем” хикәя язу. Кабатлау
96 Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. 3 кабатлау Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. -305 күнегү, -308 күнегү (2), 185 бит
97 Контроль диктант 1 Конт-роль дәрес Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү. Контроль диктант №3 Үз-үзеңә контроль ясау Кагыйдәләрне кабатлау.
98 Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәрес. 1 Йомгаклау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Кабатлау
Бөтенесе: 105 сәг.

Категория: Татар теле | Добавил: Liliya | Теги: эш программасы
Просмотров: 4289 | Загрузок: 812 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0