Хәйруллина Лилия сайты!

Сишәмбе, 26.09.2017, 07:38

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар теле

Эш программасы
[ Скачать с сервера (249.5Kb) ] 30.08.2010, 16:49
“Килешенгән” “Килешенгән” “Раслыйм”
МБ җитәкчесе: Милли белем һәм тәрбия бирү 6нчы урта мәктәп директоры
________Р.К.Гайнетдинова буенча директор урынбасары: ______И.А.Никифорова
МБ утырышы беркетмәсе _______Ә.Х.Сенжапова “___” ________ 2010 ел
№____ 2010 ел “____” _______2010 ел

Татарстан Республикасы Лениногорск
муниципаль районы Лениногорск шәһәре
6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең
II квалификацион категорияле укытучысы
Лилия Юныс кызы Хәйруллинаның
V сыйныфның татар төркеменә татар теленнән
эш программасы.

2010-2011 нче уку елы

Татар теленнән тематик план

Сыйныф: 5

Укытучы: Хәйруллина Лилия Юныс кызы

Сәгать саны: барлыгы 105 ; атнага 3 сәгать

Планлаштырылган контроль дәресләр: , зачетлар: , тестлар: , мөстәкыйль эш: , диктант: сәгать
Административ контроль дәресләр: ____ сәг.

Планлаштыру: “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 нигезендә төзелде

Дәреслек: Татар теле , 5 нче класс. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”,Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009

Өстәмә әдәбият: 1. С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”, “Мәгариф” нәшрияты, 1994
2. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар”, “Яңалиф” нәшрияты, 2006
3. Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр”, “Мәгариф”нәшрияты, 2005

Үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Дәрес темасы Сәг. са-ны Дәрес тибы Үтәлү вакыты Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре Контроль төре Өй эше
план факт
I ЧИРЕК
1. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау
1. Туган тел турында әңгәмә. Тел белеме бүлекләре 1 ЛКК Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү Хикәя “Туган телем-иркә гөлем” 3нче күнегү
2. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Сүзнең мәгънәле кисәкләре
1 Ныгыту Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү. Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләү Анализ, синтез, гомумиләштерү, системалаштыру һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү Тәрҗемә итү “Туган ягым чишмәсе” хикәясе язу
3 Исем 1 Ныгыту Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр белән төрләнүен белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү. Исемнәрнең тартым белән төрләнүе. Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау Сүзлек диктанты (ялгызлык, уртаклык исемнәр) 13 нче күнегү
4 Алмашлык, сыйфат. 1 Ныгыту Алмашлыклар турында төшенчә. Зат һәм сорау алмашлыкларыын танып белү.
Зат алмашлыкларынынң берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның ролҗләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау 16нчы күнегү
5 Фигыль. 1 Ныгыту Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү. Фигыльнең зат-сан атегориясен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү 19нчы күнегү
6 Диктант “Каюм Насыйри” 1 Конт-роль дәрес Дөрес язу күнекмәләрен булдыру Үз-үзеңә контроль ясау Диктант Кагыйдәләрне искә төшерү, кабатлау
7 Хаталар өстендә эш.
Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә 1 Ныгыту Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне бәйләүче чараны аера белү. Сүзтезмәләрне таба белү Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау Бирем үтәү Җөмләләр төзү
8 Җөмлә 1 Ныгыту Җөмлә чиген дөрес билгели белү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләлрне дөрес уку һәм язу. Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү Татар теле һәм рус телендә сүзләр бәйләнешенең уртак һәм аермалы якларын таба белү 22 нче бит
9 Изложение 1 Конт-роль дәрес Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру план төзеп изложение язуны камилләштерү; Изложение (22 бит) Язып бетерергә
2. Фонетика
10 Хаталар өстендә эш.
Фонетика һәм орфоэпия. Авазларның ясалу урыннары 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Тел белеменең фонетика бүлегенең сөйләм авазларын, орфоэпия бүлегенең авазларны дөрес әйтелешен тикшерүе. Аваз һәм хәрефне аера белү. Транскрипция. Төп сөйләм органнары. Авазлар ясалышында сөйләм органнарының роле. Тавышлы, шаулы, борын авазлары. Авазларны ишетә һәм аера белү. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү 17нче бит, 33 нче күнегү
11 Сузык авазлар 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сузыкларның, телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына, ә иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше. Кыска һәм озын әйтелешле сузыклар. [a°]әйтелеше. Анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, белешмә әдәбият белән системалы эшләү Тест 40нчы күнегү
12 Сузыклар гармониясе
1 Яңа мате-риал өйрә-нү Татар елендә сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешенең сузыкларга бәйле булуы. Сингармонизм законы. Кайбер кушма сүзләрнең, башка телләрдән кергән сүзләрнең, юнәлеш килешендәге 1,2 зат алмашлыкларының сингармонизм законына буйсынмавы Төшенчә, термин, кагый-дә, закончалыкларны аңлап кабул итү 49нчы күнегү (2)
13 Ирен гармониясе 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о],[ө] сузыклары булса, икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э(е] авазлары урынына [о],[ө]сузыкларының әйтелүе Төшенчә, термин, кагый-дә, закончалыкларны аңлап кабул итү 54нче күнегү
*Әдәбият дәреслегеннән ирен-ләшкән су-зыклар кер гән 8 сүз язып ки-гә
14 Тартык авазлар. 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Тартык авазларның ясалышы. Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау, саңгырау тартыкларның парлашуы. Һәмзә [۶] тартыгы. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү Тест Таблица ясарга
*67нче күнегү
15 Сочинение 1 Сөй-ләм үсте-рү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Әңгәмә, сөйләм төзү Сочинение Язып бетерергә
16 Хаталар өстендә эш.
[в] һәм [w] тартыклары 1 Яңа мате-риал өйрә-нү [в] һәм [w] тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: [w] тартыгы-яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы. [в] тартыгы – яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы. Саңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында [в] авазы урынына [ф] әйтелү Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Сүзлек диктанты “Сабантуй” газетасын-нан 10 сүз язарга
17 [х] һәм [һ] тартыклары 1 Яңа мате-риал өйрә-нү [х] һәм [һ] тартыкларының әйтелешендә уртаклыклар һәм аермалар. Бу авазларның күбрәк гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравы Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Сүзлек диктанты 82нче күнегү
18 Хикәя “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз” Сөй-ләм үсте-рү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Әңгәмә, сөйләм төзү хикәя Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
19 [к],[қ] һәм [г],[ ғ] тартыклары 1 Яңа мате-риал өйрә-нү [к], [қ] һәм [г], [ ғ] авазларының ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [ғ] һәм [қ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы. [г], [к] - тел арты тартыклары, [ғ] һәм [қ] – кече тел тартыклары Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Сүзлек диктанты 87,89 күнегү-ләр
20 [м],[н], [ң] тартыклары 1
Яңа мате-риал өйрә-нү [м], [н], [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы яклары: яңгырау, йомык, борын тартыклары булулары, ләкин ясалу урыны буенча [н] - тел-теш тартыгы, [м]- ирен-ирен тартыгы, [ң]-кече тел тартыгы. [ң] тартыгының сүз башында килмәве Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Сүзлек диктанты 40нчы бит, 4 сүз б/н җөмлә төзергә
21 [ч],[ц], [щ] тартыклары 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Татар телендә [ч] –тел алды тартыгы, [ж] тартыгының саңгырау пары. Рус телендә [ч] тартыгының [тч] дип әйтелүе, [ц] һәм [щ] тартыклары алынма сүзләрдә генә кулланыла. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү 98нче күнегү,3 сүз б/н җөмлә төзү
22 [ء] һәмзә тартыгы 1 Яңа мате-риал өйрә-нү [ء] һәмзә тартыгының бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килүе Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү Кагыйдә-ләрне кабатларга
23 Тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре 1 Ныгыту Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу). Ике сузык аваз арасында яки [р] тартыгы алдынна килгәндә, [к][қ],[п] тартыкларының яңгырау парлары [г],[ғ],[б] белән алышынуы (чиратлашуы). Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану борын ассимиляциясе дип аталу. Ирен тартыгы алдыннан килгән тартык авазларның ирен тартыгы белән алышынуы (ирен ассимиляциясе) Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү Диктант -10 мин. 111нче бит, кагыйдә
24-25 Иҗек калыплары 2 Яңа мате-риал өйрә-нү Иҗекләрнең ике төркемгә бүленүе: сузык авазлардан гына торган яки сузык авазга тәмамаланган иҗекләр ачык иҗекләр, ә тартыкка тәмамланганнары ябык иҗекләр дип аталулары. Бер иҗекле сүзнең юлдан-юлга күчерелмәве. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү Тест Әдәбият китабын-нан 3-4 иҗекле 10 сүз табарга
26 Контроль диктант “Су чыпчыгы” 1 Кон-троль дәрес Дөрес язу күнекмәләрен булдыру Үз-үзеңә контроль ясау Диктант
Кагыйдәләрне искә төшерү, кабатлау
27. Хаталар өстендә эш 1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Күнегүләр эшләү Кагыйдәләрне искә төшерү, кабатлау
II ЧИРЕК
28 Сүз басымы 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Ике яки берничә иҗекле сүздә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталуы. Сүзнең басымын билгели белү. Татар телендә басымның, нигездә, соңгы иҗеккә төшүе. Рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән алынган сүзләрдә басымның шул телдәгечә куелуы. Сорау алмашлыкларында басымның беренче иҗеккә төшүе. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Тест Өчәр сүз язып килергә
29 Диктант 1 Кон-троль дәрес Дөрес язу күнекмәләрен булдыру Үз-үзеңә контроль ясау Диктант Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
30 Хаталар өстендә эш.
Интонация 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Интонация. Тавышның хәрәкәтен билгели белү. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне әйткәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүе Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү 139нчы күнегү
31 Сочинение Сөй-ләм үсте-рү дәре-се. Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Сөйләм төзү Сочинение Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
32 Хаталар өстендә эш.
Графика һәм орфография .

1 Яңа мате-риал өйрә-нү Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Татарча алфавитны яттан белү: анда 38 хәреф (12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф – ь,ъ аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерма. Филологик юнәлешле классларда проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру. 145нче күнегү, 5 җөмлә төзү
33 Сузык аваз хәрефләре 1 Ныгыту Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар. Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Тест 5 җөмлә төзергә
34 Е, я,ю; о,ө хәрефләренең дөрес язылышы 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Е, ю, я хәрефләрен куллануның ике очрагы: сүз башында, сузыклардан соң һәм аеру билгеләре - ь,ъ нән соң ике аваз кушылмасын белдерүләре; татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтлешле [ǒ] һәм [ө] кушылмаларының сүз башында ике хәреф белән белдерелүе. Сузыклардан соң [йо], [йө] авазлары бер хәреф – е белән белдерелүе.
О,Ө хәрефләренең татар теленең үз сүзләрендә беренче иҗектә генә кулланылуы. Тар һәм киң әйтелешле [э(е)] белдерә торган э һәм е хәрефләренең беренчесе, нигездә, сүз башында гына кулланылуы. Кушма һәм алынма сүзләрдә о,ө, э хәрефләре язылышына караган бу кагыйдәнең сакланмавы. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Сүзлек диктанты 155нче күнегү
35 Диалог төзү 1 Сөй-ләм үсте-рү дәре-се. Бирелгән репликалардан диалог төзү Филологик юнәлешле классларда проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру. Диалог төзү эшен дәвам итү.
36 Тартык аваз хәрефләре:
В хәрефенең дөрес язылышы 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү. В хәрефе татар сүзләрендә һәм алнма сүзләрдә кулланылуы. Татар телендә бу хәрефнең ирен-ирен тартыгы [w] авазын белдерүе.
Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Тест Кагыйдә- ләрне кабатларга
37 [ғ] һәм [қ] авазларының язуда белдерелүе 1
Яңа мате-риал өйрә-нү [ғ] һәм [қ] тартыкларының калын сүзләрдә әйтелүе, гарәп-фарсы сүзләрендә нечкә сүзләрдә дә килә алуы (мәгърифәт, тәкъдим). [ғ] һәм [қ] авазларыныж язуда к, г хәрефләре аша белдерелүе. К һәм г хәрефләрен [қ], [ғ] дип дөрес уку кагыйдәләрен белү Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Һәр төркем нән 1 сүз сайлап алып, җөмлә төзергә
38 Ъ һәм Ь хәрефләренең дөрес язылышы 1
Яңа мате-риал өйрә-нү Ъ һәм Ь хәрефләренең аваз белдермәве, Ъ һәм Ь хәрефләренең нечкәлек-калынлык һәм аеру билгесе буларак кулланылуы. Нечкәлек билгесенең, беренчедән, рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы, икенчедән, калын итеп укылуы мөмкин булган иҗекләрне нечкә әйтү өчен кулланылуы. Калынлык билгесенең үзеннән алда килгән к һәм г хәрефләренең кече тел тартыклары [қ], [ғ] ны белдерүен күрсәтүләре. Ъ һәм Ь хәрефләренең е, ю, я алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкаруы. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Сүзлек диктанты 167нче күнегү, күчереп язырга
39 Изложение 1 Кон-троль дәрес Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру Фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү; Изложение Язып бетерергә
40-41 Хаталар өстендә эш.
Фонетика, графика, орфография курсын гомумиләштереп кабатлау 2 Кабатлау Татар орфографиясенең кыен очракларын тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү Фонетик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү Сүзлек диктанты 176нчы күнегү
3. Лексика һәм лексикология турында төшенчә
42 Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе. 1
Яңа мате-риал өйрә-нү Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе) Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләш-терү. Логик схемаларны, графикларны мөстә-кыйль төзү. 183нче күнегү
43 Бер һәм күп мәгънәле сүзләр 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булу. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Тест 189нчы күнегү
44 Хикәя “Яраткан ел фасылым” 1 Сөй-ләм үсте-рү дәре-се. Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Сөйләм төзү хикәя Язып бетерергә
45 Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составының үсеш-үзгәрешләре Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләшләштерү. Тест 194нче күнегү
46 Алынма сүзләр 1 Ныгыту Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү. 196нчы күнегү
47 Контроль диктант 1 Конт-роль дәрес Дөрес язу күнекмәләрен булдыру Үз-үзеңә контроль ясау Диктант
Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
48 Хаталар өстендә эш. 1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Күнегүләр эшләү Кагыйдәләрне искә төшерү, кабатлау

III ЧИРЕК
49 Интернациональ сүзләр 1 Ныгыту Татар телендә интернациональ сүзләр (рус, латин, грек, француз, немец, итальян, испан теленнән кергән) сүзләрне истә калдыру Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү 198нче күнегү
50 Хикәя “Мин һәм чит ил” Сөй-ләм үсте-рү Фикерләреңне эзлекле язу. Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Хикәя Язып бетерергә
51 Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумхалык сүзләре 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнә-ре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәпчелек сүзләре һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуы. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуы татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.
Диктант – 7 мин 211нче күнегү
52 Изложение 1 Кон-троль дәрес Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү; Изложение Язып бетерергә
53 Хаталар өстендә эш.
Һөнәрчелек сүзләре 1 Ныгыту Һөнәрчелек сүзләрнең билгеле бер һөнәр кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуы. Атамалар фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгънәгә ия булган сүзләр булуы. план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү; 213 нче күнегүләр
54 Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр. 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Телнең сүзлек составы
үзгәреп торуы.
Актив сүзләрнең көндәлек
тормышта еш кулланылуы,
ә пассив сүзләрнең
сирәгрәк очравы. - татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.
Тест Әдәбият дәресле-гендәге әсәрләрдән 6-7 искер-гән сүз табарга
55 Искергән сүзләр. 1 Ныгыту Искергән сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган сүзләр булуы сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү; 220нче күнегү
56 Неологизмнар 1 Ныгыту Телда барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар дип аталуы Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү “Сабантуй” газетасын-нан 7-8 сүз язарга
57-58 Фразелогик әйтелмәләр 2 Яңа мате-риал өйрә-нү Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы. Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү. Тәрҗемә итү 229нчы күнегү
59 Фразелогик әйтелмәләрне тәрҗемә итү 1 Кабатлау Фразеологик бөтеннәрнең(күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүе Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү. Тексттан сүз, җөмлә табу ны камилләште рү. Тәрҗемә итү Җөмләләр язырга
60 Лексикография 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы. Сүзлекләрнең төп ике төркемгә: аңлатмалы һәм телара сүзлекләргә бүленүе. Орфографик, орфоэпик, синонимнар, фразеологик, диалектологик, әдәбият белеме, ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләрне аера белү. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү; орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;
Тест Таблица-ларга 2шәр сүз өстәп язарга
61 Лексик анализ ясау 1 Ныгыту Лексик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү. Тәрҗемә итү Табышмак-лар чишү
62 Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Белешмә язу 1 Кабатлау Эш кәгазьлзәрен яза белү Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалык-ларны аңлап кабул итү Гаилә турында белешмә язу 255нче күнегү
63 Сочинение 1 Сөй-ләм үсте-рү Картинаны аңлау өчен махсус лексика файдалана белү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Сочинение Язып бетерергә
4. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы
64 Хаталар өстендә эш.
Тамыр һәм кушымчалар 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүз төзелешенең аларның ясалышына бәйле булуы. Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе. Сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү. Сүзнең төп мәгънәле кисәге тамыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе. Сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләренең кушымча дип аталуы. Сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;
- план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү; 260нчы күнегү
65 Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар 1 Ныгыту Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүе. Тамырга башта ясагыч, аннары мөнәсәбәт (бәйләгечләр, модальлекләр) белдерүче кушымчаларның ялгануы. Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксынучанлык-ны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегең-не планлаштыра белү. 265нче күнегү
66 Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар 1 Ныгыту Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүе. Тамырга башта ясагыч, аннары мөнәсәбәт (бәйләгечләр, модальлекләр) белдерүче кушымчаларның ялгануы. Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Тест 271нче күнегү
67 Мәкалә язу 1 Сөй-ләм үсте-рү Әлеге генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Язып бететергә
68 Бәйләгеч кушымчалар 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итә торган кушымчалар булуы, аларның исем һәм фигыльләргә ялгануы. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Тест 274 нче күнегү
69-70 Модальлек кушымчалары 2 Яңа мате-риал өйрә-нү Чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерүче кушымчалар булуы. Модальлек кушымчаларының бәйләгеч кушымчалар алдыннан килүе. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү 278нче күнегү, 282нче күнегү
71 Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе 1 Ныгыту Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырда бәйләгечләрнең ялгануы Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Тест 287нче күнегү
72 Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр 1 Ныгыту Сүзнең нигезе дип бәйләгеч кушымчаларсыз өлеше аталу. Тамыр белән туры килгән нигезнең тамыр нигез, ә составында сүз ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалар булганы ясалма нигез дип аталуы. Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. 130нчы бит, кагыйдәләр 295нче күнегү
73 Изложение (контроль) 1 Кон-троль дәрес Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү; Изложение292нче күнегү Язып бетерергә
74 Хаталар өстендә эш.
Сүз төзелешен тикшерү 1 Кабатлау Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:
Мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (сүз төзелеше, ясалышы ягыннан) 297нче күнегү
75 Сүз төзелеше бүлеген кабатлау. 1 Кабатлау Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.
Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Тест 304 нче күнегү 306нчы күнегү
76 Биремле диктант 1 Кон-троль дәрес Дөрес язу күнекмәләрен булдыру Үз-үзеңә контроль ясау Диктант Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
IV ЧИРЕК
Cүз ясалышы ысуллары
77 Хаталар өстендә эш.
Диалог “Язның бер көне ел туйдыра” 1 Сөй-ләм үсте-рү Телдән һәм язма сөйләмне үстерү Диалогик, монологик сөйләм оештыра белү 136нчы бит, 307нче күнегү
78-79 Сүзләрнең ясалыш ысуллары. Кушымча ялгану
ысулы 2 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзләрнең ясалыш ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юллары, алымнары аталуы. Сүз ясалышының сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялгау, сүзләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү, сүзләрне кыскарту ысуллары булуы. Сүз ясагыч кушымчаларның тамыр нигезгә дә, ясалма нигезгә дә ялгануы. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Грамматик биремле диктант 15 мин. Кагыйдә-ләр313нче күнегү, 319нчы күнегү
80 Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуы. Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Сүзлек диктанты 325нче күнегү
81 Укылган китап буенча әңгәмә 1 Сөй-ләм үсте-рү Сөйләм әдәбе булдыру өстендә эшне дәвам итү Әңгәмә Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
82 Сүзләр кушылу ысулы. Парлы сүзләр 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Парлы сүзләрнең бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, аваздаш ике сүзне теркәү, яисә кабатлау юлы белән ясалуы, парлы сүзләрнең сызыкча аша язылуы. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Тест 328нче күнегү, эшләп бетерергә
83 Тезмә сүзләр 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Тезмә сүзләрнең ике яки берни-чә сүздән тезелеп ясалуы, һәм һәрбер сүзнең аерым язылуы. Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. 333нче күнегү, 5 сүз белән җөмлә төзергә
84 Изложение (контроль) 1 Конт-роль дәрес План нигезендә текстның стилен саклап яза белү. фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү; Изложение Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
85 Хаталар өстендә эш.
Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы 2 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы бер сүз төркеменә караган сүзләрнең икенче сүз төркеменә күчүе белән ясалуы. Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Сүзлек диктанты 339нчы күнегү
86 Әкият язу “Сүз төркемнәре” 1 Сөй-ләм үсте-рү Сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгыту Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Әкият язу Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
87 Сүзләрне кыскарту 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзләрне кыскарту ысулы бе-лән яңа сүзләрнең кулланылыш тагы тезмә сүзләрне кыскартып ясалуы. Кыскартылма сүзләргә сүзләрнең я беренче авазлары, я беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүзнең тулысынча алынуы. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү Тест 344нче күнегү, җөмләләр төзергә
88 Фонетик ысул 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзләрнең аваз составын үзгәртү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы сүзләрнең әйтелеше яки басымы үзгәртелеп ясалуы.
Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,
танып белү активлыгын үстерү 348нче күнегү, 4 җөмлә төзергә
89 Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүз ясалу 1 Яңа мате-риал өйрә-нү Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү ысулы белән яңа сүзләр кулланылыштагы сүзләрнең мәгънәләре үзгәртелеп ясалуы. Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Тест 351нче күнегү
90 Диалог төзү 1 Сөй-ләм үсте-рү Бирелгән репликалардан диалог төзү Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Диалогны өйрәнеп сөйләргә
91 Сүз төзелеше һәм сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау 1 Кабатлау Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Тест, 353нче күнегү 356нчы күнегү
92 Сочинениегә материал туплау, тәртипкә салу 1 Сөй-ләм үсте-рү Сочинениегә материал туплау, тәртипкә салу Сөчинение язырга әзерлек
93 Сочинение (контроль) 1 Сөй-ләм үсте-рү Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру. Язып бетерергә
94 Хаталар өстендә эш.
1 Кабатлау Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Күнегүләр эшләү Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
95-99 Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау 5 Кабатлау Уку елы буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Тест 360, 363, 367, 369 (рәсем ясау), 374 нче күнегүләр
100 Контроль диктант 1 Кон-троль дәрес Грамоталылык дәресен тикшерү максатында. Үз-үзеңә контроль ясау Диктант Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
101 Хаталар өстендә эш 1 Ныгыту Хаталарны төзәтү, үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү Кхнегүләр эшләү Кагыйдә-ләрне искә төшерү, кабатлау
102-105 Резерв дәресләр 4 Кабатлау Уку елы буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. 165-172нче битләр

Категория: Татар теле | Добавил: Liliya
Просмотров: 9570 | Загрузок: 1157 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 1
1  
Соберем для вас по сети интернет базу данных
потенциальных клиентов для Вашего Бизнеса
(название,телефон,факс,e-mail,имена,адреса,рода деятельности,
продукция,услуги)
Собираем Много! Быстро! Недорого!
Узнайте об этом более подробно:
Телефон +79137936433
Email: prodawez@mixmail.com
ICQ: 446444644
Skype: s....8

Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0