Хәйруллина Лилия сайты!

Шимбә, 27.04.2024, 01:11

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар теле

Җөмлә
[ Скачать с сервера (79.5 Kb) ] 30.08.2010, 11:45
Тема. Җөмлә. Җөмлә турындагы белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

Максат.
1. Җөмлә турындагы белем-күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү (әйтү максаты буенча җөмлә төрләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, җөмлә кисәкләре, җөмләнең сөйләмдәге роле);
Укучыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү, иҗади эш.
2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, җөмлә төрләрен сөйләм һәм язма телдә урынлы куллану күнекмәләрен ныгыту.
3. Туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, туган як табигатен ярату, аның белән горурлану хисе тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек. Дәреслек; болыт, кояш рәсемнәре; терәк схемалар; җөмләләр язылган карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез укучылар. Кәефләрегез ничек? Без бүген сезнең белән алдагы дәресләрдә өйрәнгән “Җөмлә” темасын гомумиләштереп кабатларбыз. Димәк, җөмлә турында нәрсәләр беләбез, барысын да искә төшерербез, белемнәребезне тирәнәйтербез, ныгытырбыз. Дәрес ахырында кечкенә генә иҗади эш тә эшләп алырбыз.

Укучылар, күз алдыгызга китерегез әле. Сез уйнарга дип урамга чыктыгыз, ди. Ә анда – күк йөзен болытлар каплап алган. Болытларның берсе гадәти болыт түгел, аннан яңгыр тамчылары урынына сүзләр ява. Әйдәгез, бу сүзләрне укып карыйк әле. (Сүзләрне уку.)


- Укучылар, бу сүзләргә игътибар итегез әле. Алар турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?
– Бу сүзләр төрле сүз төркемнәренә карыйлар.
- Зәп–зәңгәр - нинди? Сыйфат, артыклык дәрәҗәсендә;
- алсу - нинди? Сыйфат, кимлек дәрәҗәсендә;
- кояш – нәрсә? Исем, уртаклык исем, баш килештә, берлек санда;
- күктә - кайда? Исем, уртаклык исем, урын-вакыт килешендә, берлек санда;
- елмая- нишли? Фигыль, хикәя фигыль, барлыкта; төп юнәлеш, III зат берлектә.
- Бу сүзләрне кайсы сүз төркемнәренә кертербез?
- Бу сүзләр турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?
- Бу сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп була:
- зәп-зәңгәр күктә;
- алсу кояш;
- күктә елмая;
- Бу сүзләр турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?
- Бу сүзләрдән җөмлә төзеп була.
Зәп-зәңгәр күктә алсу кояш елмая. ( Укучылар ни өчен сүзләрне шул тәртиптә куеп җөмлә төзүләре турында дәлиллиләр: Зәп-зәңгәр – баш хәрефтән язылган, елмая сүзеннән соң нокта куелган).
- Димәк, укучылар, без сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзи алабыз. Шуны гына көткәндәй көн ачылды, болытлар таралды, кояш чыкты. (Таблица ачыла).
сүз

сүзтезмә

җөмлә

- Зәп-зәңгәр күктә алсу кояш елмая.
- Җөмләне дәфтәрләргә язып куябыз.

II. Яңа дәрес материалы өстендә эш.
- Укучылар, ә хәзер әйдәгез, җөмләнең кагыйдәсен искә төшереп үтик.
- Җөмлә- тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе. Ул баш хәрефтән башлана.Җөмлә ахырында “.”, “!”, “?” билгеләренең берсе куела.
- Ә хәзер тактадагы җөмләләргә игътибар итик.
Бу җөмләләр турында сез нәрсәләр әйтә алыр идегез. (Җөмләләр укытыла, анализлана, дәфтәргә язып барыла).
1. Җәйге алан.
– Бу җөмлә, чөнки фикер төгәлләнгән. Хикәя җөмлә.(кагыйдәсе искә төшерелә).
2. Кыңгырау чәчәге уянды.
- Бу җөмлә, чөнки фикер төгәлләнгән. Хикәя җөмлә.
3. ... матур сайрадылар.
– Монда фикер әйтелеп бетмәгән, төгәллисе бар. (Укучылар җөмләне төгәлләп язалар. Кошлар матур сайрадылар).
4. Төрле-төрле күбәләкләр ..., ... .
– Бу җөмләдә дә фикер төгәлләнеп бетмәгән. (Күп нокталар урынына төшеп калган сүзләрне куеп язалар. Төрле-төрле күбәләкләр очалар, уйныйлар).

- Укучылар, әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен искә төшереп үтик. Нинди җөмләгә без хикәя җөмлә дип әйтәбез?
Әйтү максаты ягыннан тагын нинди җөмләләр була? Нинди җөмлә ул боерык җөмлә?
Нинди җөмләгә сорау җөмлә дибез? Нинди җөмлә ул тойгылы җөмлә?
(Сорау,хикәя, боерык һәм тойгылы җөмләләрнең кагыйдәләре искә төшерелә).
- Ә менә бу таблица турында нәрсә әйтә аласыз?
хикәя
сорау тойгылы
боерык
- Хикәя, сорау, боерык җөмләләрне үзгәртеп, тойгылы җөмлә ясарга була. Моның өчен җөмлә көчле интонация белән әйтелергә тиеш, сүз тәртибен дә үзгәртергә мөмкин.
- Әйдәгез, тактадагы беренче җөмләне тойгылы җөмлә итеп укып карыйк. Икенче җөмләне тойгылы сорау җөмлә итеп үзгәртә алырбызмы? Өченче җөмләне үзгәртеп карыйк.
(Җөмләләр үзгәртелә).
Нәтиҗә ясала: димәк, әйтү максаты ягыннан сорау, хикәя, боерык җөмләләр була. Нинди интонация белән әйтүгә карап, алар тойгылы җөмлә дә була алалар.
- Ә хәзер, укучылар, җөмләнең төзелешенә игътибар итик. Без һәр җөмләнең нигезе була дип өйрәндек. Болар безнең җөмләнең нинди кисәкләре? Алар турында нәрсәләр беләсез?
(Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәр турында искә төшерелә).
- Ә хәзер дәфтәрләрдәге беренче җөмләнең баш кисәкләрен табыйк.
Зәп-зәңгәр күктә алсу кояш елмая.
(Башка җөмләләрнең дә иясе, хәбәре табыла).
- Җөмләнең тагын нинди кисәкләре була?
- Иярчен кисәкләре.
- Иярчен кисәкләрнең кайсы төрләрен беләсез?
- Аергыч, тәмамлык, хәл. (Укучылар җөмләнең иярчен кисәкләренең кагыйдәләрен искә төшерәләр).
- Ә хәзер дәфтәрләрегездәге җөмләләрдә иярчен кисәкләрне билгеләгез.
(Дәфтәрдәге җөмләләр мөстәкыйль рәвештә тикшерелә).
- Сезнең эшегезне әйдәгез, тиз генә схемалар ярдәмендә тикшереп алыйк. Бу схема сезнең кайсы җөмләгезгә туры килә?
1. .
– Зәп-зәңгәр күктә алсу кояш елмая.
2. .
– Кыңгырау чәчәге уянды.
3. , .
– Төрле-төрле күбәләкләр очалар, уйныйлар.
4. .
– Кошлар матур сайрадылар.
- Беренче һәм икенче җөмләләрне чагыштырып карасак, нәрсә әйтә алыр идек?
- Беренче җөмлә-җәенке җөмлә, чөнки җөмләдә баш кисәкләр дә, иярчен кисәкләр дә бар. Икенче җөмлә - җыйнак җөмлә. Бу җөмлә ия белән хәбәрдән генә тора. (Кагыйдәләре искә төшерелә).
- Өченче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?
- Бу тиңдәш кисәкле җөмлә.(Кагыйдә әйтелә).
- Бирелгән схема буенча җөмлә төзеп язабыз.
5. , , .
- Җөмләләрне тәрҗемә итү.
I вариант – беренче һәм икенче;
II вариант - өченче һәм дүртенче җөмләләрне тәрҗемә итеп язалар.
- Беренче җөмләнең татарчасы һәм рус теленә тәрҗемәсе тикшерелә. Нәтиҗә ясала.
– Рус теленә тәрҗемә иткәндә җөмлә кисәкләренең урыны үзгәрергә мөмкин

III.Материалны ныгыту. Иҗади эш.
- Укучылар, без бүген сезнең белән җөмләнең кайбер үзенчәлекләрен карап үттек. Менә безнең кояшыбыз болытлардан ачылып бетте. Әйдәгез, сезнең белән җәйге урман аланына сәяхәткә барып кайтыйк. (Укучыларга сюжетлы рәсемнәр бирелә. Рәсемнәр Р.Вәлиеваның “Кыңгырау чәчәк” әсәре буенча ясалган. Һәр рәсемнең артында бирем. Укучылар шул биремнәрне эшлиләр. (Тактадагы җөмләләр иҗади эш өчен план ролен үти).
(Мөстәкыйль иҗади эш).
Укучыларның иҗади эшләре тикшерелә.
- Укучылар, игътибар итсәгез, сез төзегән җөмләләрдән безнең матур гына бер хикәябез туды. Хикәянең инде, билгеле, исеме дә була. Бу хикәяне ничек дип исемләрбез?
Укучылар хикәяне “Җәйге аланда”, “Кыңгырау чәчәк”, “Дуслык” һәм башка исем белән атарга мөмкин.
Үзара фикерләшеп, уртак исем куялар.
сүз

сүзтезмә

җөмлә

текст
IV. Йомгаклау. Нәтиҗә ясала. Димәк, безнең сөйләмебез сүзләрдән, сүзтезмәләрдән, җөмләләрдән тора. Җөмләләр үз чиратында текст, бу очракта хикәя төзеделәр.
Өйгә эш. Иҗади эшне төгәлләп, Р.Вәлиеваның “Кыңгырау чәчәк” хикәясен укып килергә. Укучыларның белемнәре бәяләнә.

Категория: Татар теле | Добавил: Liliya | Теги: татар теле
Просмотров: 7837 | Загрузок: 763 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0