Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 29.03.2024, 00:09

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар теле

Хәтер диктантлары
[ Скачать с сервера (47.0 Kb) ] 08.12.2010, 20:22
Рус мәктәбендәге татар балаларының сөйләм телен үстерүдә хәтер диктантларының роле.

Рус мәктәбендәге татар балаларының иҗади эшчәнлеген,логик фикерләү сәләтен үстерү,сөйләм һәм язма телен баету ,хәтерен яхшырту максатында,3 нче сыйныф өчен хәтер диктанты өстендә эшләү түбәндәгечә алып барыла.
Бу эш диагностик рәвештә алып барыла. Укучыларга норма белән шигырь юллары алына,аннан соң балаларның үзләштерүләренә(хәтеренә) карап арттырыла.
Укучылар 10-15 минут вакыт эчендә шигырьне ятлап дәфтәргә язып куярга тиешләр.
Шигырьне ятлау өчен 5 минут вакыт бирелә.
Шигырь тексты мультимедиада бирелсә , укытучы өчен дә , укучылар өчен дә бик уңышлы дип саныйм. Хәтер диктанты өстендә эшләү өчен түбәндәге текстларны кулланам.

Елмай.

Уянганда елмаеп тор , Елмай көнгә һәм кояшка ,
Бар дөнья балкып китәр . Көнең күңелле узар .
Әниеңә көлеп кара , Кырлар , болыннар да сиңа
Телә хәерле иртә . Чәчәк , гөлләрен сузар .

Вәсимә Хәйруллина .

Әти. Сөйкемле песи.
Әти эштән кайтып керсә, Безнең песи сөйкемле,
Өйләр китә яктырып. Борын очы сипкелле .
Көне буе сагынгандыр, Бүген эшләгән хата -
Ул да кайта атлыгып. Китап өстендә ята.

Вәсимә Хәйруллина. Вәсимә Хәйруллина.

Көз. Беренче кар.

Кошлар инде җырламый, Кичә елак көз иде,
Чикерткәләр чыңламый. Бүген буран котыра.
Чебен-черки безләми, Сонгы яфрак агачта
Бал корты бал эзләми. Карлар күтәреп тора.
Йоклады бик күп җанвар. Сары яфрак оча дисәм ,
Кырлар буш , тулы амбар. Ул песнәк булып чыкты .
Вәсимә Хәйруллина Тәрәзәмне шакый үзе:
-Кышны карарга чык,-ди.
Мөҗәһит.

Күкеле сәгать.
Бездә шундый күңелле,
Сәгатебез күкеле,
Тышта буран котыра ,
Өйдә күке кычкыра.
Кергәнме ул әллә монда
Тышта суык булганга ?
Җәй җитүгә тәрәзәдән
Очмас микән урманга ?
Заһирә Гомәрова.

Хәтер диктантлары өстендә эшләгәндә укучыларга диагностик карта ,индивидуаль диагностик карта,бәяләү нормалары тәкъдим ителә.Мин укучыларның белем дәрәҗәсенә карап түбәндәге бәяләү нормалары кулланам.

Бәяләү нормалары.

ай “5”билгесе
“4”билгесе “3”билгесе
Сүзләр саны
сентябрь 11 8 5
октябрь 12 9 6
ноябрь 13 10 7
декабрь 15 12 9
январь 17 14 11
февраль 19 16 13
март 21 18 15
апрель 23 20 17
май 25 22 19
Һәрбер дәрестә сүз саны үзгәрә ,шуңа күрә бәяләү нормалары да үзгәрә.
Сүз хатасы
хатасыз,чиста,пөхтә - “5”
2 хата –“4”
3-5 хата – “3”
6 хата – “2”
Индивидуаль диагностик карта.
Ф.И._______________________________

ай дата сүз саны сүз хатасы


3нче баганада хәтердә калдырылган сүзләр саны өчен ,4 нче баганада сүзләрдә җибәрелгән хаталар өчен билге куела

Категория: Татар теле | Добавил: Liliya
Просмотров: 1689 | Загрузок: 216 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Гульнара  
Аның кем тарафыннан эшләнелгәне дә курсәтелергә тиештер бәлки.

Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0