6 нчы сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Боерык фигыль. Максат: Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү, укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына мәхәббәт хисе тәрбияләү. Җиһазлау: интерактив такта, слайдлар, компьютер. Дәрес тибы: яңа теманы аңлату дәресе. Формасы: төркемнәрдә эш. Дәрес барышы: I. Ориентлашу- мотивлаштыру этабы. 1. Уңай психологик халәт тудыру. 1. Өй эшләрен,иҗади эшләрне тикшерү. 2. Актуальләштерү: - Нинди сүз төркеме фигыль дип атала? Фигыльләр нәрсә белән төрләнә? - Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне атагыз? Үзбәя кую. II. УМ кую һәм чишү. 1. Без бүген, укучылар, Г. Тукай шигырьләренә тукталырбыз. ( Г. Тукай турында кечкенә генә әңгәмә оештырыла, 1 слайдта Тукайның портреты). - Бик яхшы, хәзер аның шигырләреннән өзекләрен гөҗләп укып чыгабыз. 2 слайд. 1. “Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз- аларның булганы юктыр гомер... ...Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.” 2. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна; “ Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!” 3. “Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдам таян син Аллага!” 4. “ Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз, Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз! - Хәзер парларда бер-беребезгә укыйбыз. - Укучылар, өзекләр Тукайның кайсы шигырьләреннән алынган? Ул безгә нинди үгет бирә? - Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә аңлатма бирик? Алар нинди сүз төркеме? Нинди сорауга җавап булып килә? Мәгънәләре?(җаваплар тыңлана) - Димәк,без бүген нинди УМ өстендә эшлибез? - Боерык фигыль турында сөйләшәчәкбез. Үзбәя кую. УМ ны адымлап чишү. 1. Модельләштерү: Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Эшләп бетергәч,төркемнәрдән бер укучы аңлатып, тактада эшләп бирә. Модель буенча бер-берләренә сөйлиләр, үз-үзләренә әйтәләр. Боерык фигыль мәгънәсе соравы төрләнеше җөмләдә эш кушуны нишлә? зат-сан белән хәбәр боеруны нишләмә? төрләнә өндәүне үтенү, ялвару -Дәреслектәге 96 нчы күнегүдәге бирелгән өзекләрдән боерык фигыльләрне табыйк, аңлатма бирик. - Г. Тукайның нинди шигырьләреннән алынган? Хәзер шуларны зат-сан белән төрләндереп, дәфтәрләребезгә язып куйыйк. 3 слайд. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше берлек күплек I бар-ыйм I бар-ыйк II бар II бар-ыгыз III бар-сын III бар-сыннар - Бирелгән шигырь юлларын дәфтәргә әйтеп яздыру, хаталарны парларда тикшергәннән соң, боерык фигыльләрне үрнәктәгечә тикшерү. Шул турыдан аз гына, биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле. Үрнәк :укы- боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлектә, барлыкта, төп юнәлештә, хәбәр. III. Рефлексия, бәяләү: 1. Бүген дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек? ( бер-берсенә әйтәләр, үз-үзләренә әйтәләр) 4 слайдта бәяләү критерийлары “5” – дәресне модельгә таянмыйча, үз-үзенә, иптәшенә сөйли ала; “4” – дәресне өлешчә генә модельгә таянып, иптәшенә сөйли ала; “3” – дәресне модельгә таянып сөйли. Белемнәрне тигезләүгә тест. 1.Боерык фигыль: А) затланышлы Б) затланышсыз 2. Боерык фигыль: А) заман белән төрләнә Б) заман белән төрләнми 3. Милләтем мине “ милли” ит... Нинди фигыль кулланылган? А) хәл фигыль Б) хикәя фигыль В) боерык фигыль 5 слайд. Дөрес җаваплар: 1.А) 2. Б) 3. В) Үзбәя кую. 2. Өй эше. 1. Боерык фигыль турында модельгә карамыйча да сөйләргә өйрәнергә. 2. Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 3 строфа язарга, боерык фигыльләргә телдән аңлатма бирергә. 3.* Г. Тукай китапларын ничек укырга кирәклеген әйтеп, иптәшегезгә хикәя формасында киңәшләр язып килергә.
|