Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 19.04.2024, 11:29

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар теле

8 кл, татар гр., эш программасы
[ Скачать с сервера (58.6 Kb) ] 26.09.2011, 12:45
Татар теленнән эш программасы (105 сәг) Аңлатма язуы Базис план нигезендә укыту программасы атнага 3 сәгать исәбеннән алынды. Татар теленнән эш программмасын “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нигезендә төзелде Программада 105 сәгать каралган: Барлыгы 105 сәгать Дәреслекнең авторлары: Р.Ә.Асылгәрәева Р.А.Юсупов М.К.Зиннуров Казан “Мәгариф” нәшрияты 2005ел Тематик планда язма эшләрнең саны: Диктантлар: 7(2) Изложение:5(2) Дәреслек гади җөмлә синтаксисын һәм пунтуациясен өйрәнә Ул 11 бүлектән тора: - җөмләдә сүзләр бәйләнеше; - җөмлә кисәкләре; - җөмләнең модаль кисәкләре; - җөмләнең тиңдәш кисәкләре; - җөмләдә сүз тәртибе; - гади җөмлә; - ике составлы җөмләләр; - бер составлы җөмләләр; - тулы һәм ким җөмләләр; - раслау һәм инкарь җөмләләр; - туры һәм кыек сөйләм. Эш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на ( татар балалары өчен) нигезләнеп төзелде. Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән. Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата: Татар теле укытуның максатлары: - Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү; - Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү; - Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү; - Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү. Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы. Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле. Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану. Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге. Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү. Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү. Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стилҗ һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш. Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле. Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә. Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр. Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр: • ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү; • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану; • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау; • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү; • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү; • сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерә белү; • текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгели белү; • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү; • ана теленең грамматик категорияләрен белү; • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү; • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау; • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү; • җөмләгә синтаксик анализ ясау; • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру; • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану; • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү; • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү; • җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую; • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү; • төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу” • туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую; • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу; • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау; • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын адлап куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республиуасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау. Татар теленнән тематик план Сыйныф 8 Укытучы: Сәгать саны Барлыгы 105; атнага 3 сәг. Планлаштырылган контроль дәресләр: диктантлар 7(2), сочинение 7(2), изложение 5(2), зачетлар 5, тестлар 6 сәг.; Административ контроль дәресләр__ сәг. Планлаштыру: “Рус телендә урта( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на ( татар балалары өчен) (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Дәреслек Татар теле. 8нче сыйныф, Р.Ә.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел исеме, авторы, нәшрияты, басылган елы Өстәмә әдәбият: 1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел 2. Ф.М. Хисамова. “Татар теле морфологиясе”. Казан, “Мәгариф” , 2006. 3. Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан, “Яңалиф”, 2006. 4. Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар. Казан, “Мәгариф”, 2002, 2008. 5. Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. “Татар теле”. Казан, ”Школа”, 2007. 6. Татар теле. БДИга әзерләнү өчен кулланма. Казан, “Школа”, 2008. 7. Татар теле. БДИга әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, “Школа”, 2008. 8. Х.Сәлим.Татар теленнән 222 тест. Казан.”Яңалиф”, 2005 9. Н.Гыймадиева, Р.Галләмова.Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Казан, “Гыйлем”,2010 10. Ф.М. Хисамова. “Татар теле морфологиясе”. Казан, “Мәгариф” , 2006. 11.З.Н. Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениеләр җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2009. 12. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиул лин, Х.Г. Фәрдиева. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, Казан, 2003. Ч.М. Харисова. Язма эшләр җыентыгы. Казан, “Мәгариф”, 2004. 13. Р.Р.Нигматуллина. Сборник правил и упражнений.Морфология.Часть 1,2, 2004. 14. Ф.С.Сафиуллина, Э.Х.Вафина.Татар телендә тыныш билгеләре. Казан, “Мәгариф”, 2005 15. Ч.М.Харисова. Татар теле. Анализ үрнәкләре. Казан. “Мәгариф”, 2009. 16. Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан. “Мәгариф”,2005 17. Ч.М.Харисова. Справочник. Казан, “Мәгариф”, 2009
Категория: Татар теле | Добавил: Liliya | Теги: 8 кл, эш программасы
Просмотров: 2662 | Загрузок: 3066 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0