Хәйруллина Лилия сайты!

Чәршәмбе, 24.04.2024, 12:28

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар теле

5 сыйныф, татар теленнән эш программасы
[ Скачать с сервера (67.9 Kb) ] 21.04.2012, 19:59
Татар теленнән эш программасы
Аңлатма язуы

5 нче А сыйныф татар төркеме
Программа Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы(татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар”. – Казан: Мәгариф, 2010. – 111 б., (Авторлары: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинова, Г.Ф.Җамалетдинова), укыту планы һәм эш программасы положениесенә нигезләнеп төзелде.
Укыту программасында 102 сәгать каралган, мәктәпнең эчке планы буенча 105 сәгать (3 сәгать – резерв дәресләр)

Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.
№ Бүлекләр Барлыгы Теоретик материал Кабатлау Бәйләнешле сөйләм үстерү
1 Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау 8 - 6 2
2 Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография 34 20 3 11
3 Лексикология һәм лексикография 24 14 2 8
4 Сүз төзелеше һәм ясалышы 33 20 2 11
5 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау 6 - 5 1
Барлыгы 105 54 18 33

Белемнәрне язмача тикшерү челтәре

№ Язма эшнең темасы Үткәрү вакыты
1. Диктант. Кереш. 15.09
2. Изложение язу. “Ике ялкау” 23.09
3. Тест. Тартык авазлар. 6.10
4. Сочинение. 7.10
5. Контроль диктант. Фонетика. 20.10
6. Тест. Иҗек калыплары. 31.10

7. Сочинение. 17.11
8. Сүзлек диктанты. ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. 2.12
9. Изложение язу. “Бал дәвалый” 5.12
10. Диктант. Фонетика темасы буенча. 12.12
11. Контроль диктант. Лексика һәм лексикология темасы. 23.12
12. Изложение язу. “Минем шаян песием” 19.01
13. Зачёт. Фразелогик әйтелмәләр. 3.02
14. Сочинение. “Сүз турында сүз” 13.02
15. Тест. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе. 2.03
16. Изложение язу. “Ямау” 8.03
17. Тест. Сүз төзелеше бүлеге буенча. 12.03
18. Биремле диктант. Сүз төзелеше. 15.03
19. Изложение. “Зоопаркта” 12.04
20. Әкият язу. “Сүз төркемнәре” 19.04
21. Сочинение язу. “Күңелле җәй” 4.05
22. Уку елы дәвамында үтелгәннәр буенча контроль диктант. 18.05

Татар теле укытуның максатлары:
- Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча белемнәр тирәнәйтү, системага салу, сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләре бирү.
- Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар телендәге авазларның үзенчәлеген, акустик һәм артикуляцион үзгәрешләрен белү.
- Үзенчәлекле фонетик закон буларак, сингармонизм законын өйрәнү.
- Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча системалы белем бирү.
- Рус мөхитендә тәрбияләнүчетатар баласы өчен авыр тоелган материалларны рус теле белән чагыштырып аңлату.

Татар теле укытуның бурычлары:
- Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү;
- Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;
- Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү;
- Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
- Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
- телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
- тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
- сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
- татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;
- сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;
- грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
- сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
Категория: Татар теле | Добавил: Liliya | Теги: эш программалары
Просмотров: 4831 | Загрузок: 686 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0