Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 26.04.2024, 16:43

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

Шарадалар
[ Скачать с сервера (28.5 Kb) ] 22.03.2011, 13:57
Шарадалар – табышмакның бер төре. Биредә табышмак итеп алынган сүзнең һәр кисәге мөстәкыйль була ала.
Шарадалар бер яктан, ял итү, күнел ачу өчен кулланылсалар, икенче яктан, сүзләрнең төзелешен, дөрес язылышын аңларга да ярдәм итәләр.
Бер иҗегем
Сузылып киткән
Елга буйлап.
Калганнары
Белән очам
Уйнап- уйнап.
Ә үзем мин
Ауда йөрим
Төне буе
Һәм баштүбән
Йоклыйм аннан
Көне буе.
( Ярканат)
Бер иҗеге әйтеп тора
Нинди төстә икәнен,
Икенчесе,” көш-ш!” –дисәгез,
Сизмәс очып киткәнен.
(Аккош)
Таныш булыйк: үзем мин
Әкиятләр иленнән ,
Ә исемем беркайчан
Төшми халык теленнән.
Бер иҗегем шик салып,
Тынгы бирми күңлгә,
Икенчесе алтынга,
Мал- мөлкәткә күмелгән.
(Шомбай)

Бер иҗеге- чиксез комлык,
Икенчесе –бер чәчәк,
Җавапларың дөрес булса,
Анда гөл дә үсәчәк.
(Чүлмәк)
Бер өлеше сан белдерә,
Калганнары йөгерә.
(Өчаяк)
Аның ике иҗеге
Безгә көн дә сөт бирә,
Өченчесен үләннән
Кояш алып бетерә.
(Сыерчык)

Нинди сүз бу? Бер иҗеге
Аның төсен аңлата,
Икенчесе тию белән,
Тәгәрәргә ярата.
Иҗекләрен бергә кушсаң,
Мичегезне агарта.
(Акшар)

Бер иҗеге дулап килә,
Елап китә,
Икенчесе иртән төшә,
Көндез бетә.
(Карчык)

Көн суытса,
Бер иҗегем
Шундук ката:
Ормый-сукмый
Савыт вата.
Тырыш булсаң,
Икенчесе
Үзе килә,
Борын чөйсәң,
Сүзе килә.
Кыскасы шул-
Картада да
Билгеле мин:
Африканың
Бер иле мин.
(Судан)
Аның ике иҗеге
Июньдә чәчәк ата.
Ап-ак чәчәген исә
Бал кортлары ярата.
Ә соңгы иҗегенең
Түбәсендә кар ята.
Әнә шундый шәһәр дә
Булган Болгар илендә.
Аның нигез ташларын
Күргәнем бар минем дә.
Бик беләсең киләдер,
Бәлки, аны синең дә?
(Юкәтау)

Бер иҗеге аның – бер төс,
Икенчесе – сыеклык.
Өченчесе ул авылны
Шул әйбергә бик бай, ди.
(Аксубай)

Бер иҗек –торган су,
Икенчесе – бер чәчәк.
Икесен бергә кушсалар,
Аны һәркем киячәк.
(Күлмәк)

Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya
Просмотров: 3347 | Загрузок: 228 | Рейтинг: 4.3/6
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0