Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 19.04.2024, 13:00

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

Профессия.
[ Скачать с сервера (46.0 Kb) · Скачать удаленно () ] 26.10.2010, 19:52
Муниципальное общеобразовательное учреждение
средняя общеобразовательная школа №6 г. Лениногорска

Тема: «Профессии»

Разработка урока
татарского языка в 3 классе А
учителя второй квалификационной
категории

Лениногорск, 2008г.

Максат: 1) Дәрес этапларында яңа технологияләр куллану. Милли-региональ компонентлар кулланып, балаларның белем дәрәҗәсен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
2) Укуга кызыксыну тәрбияләү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Дөрес итеп җөмләләр төзү. Сорау алмашлыкларын ныгыту. Җөмләләрдә дөрес итеп куллану.
3) Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.
Җиһазлау: мультимедиа, рәсемнәр, карточкалар, таблица;
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
Балалар белән исәнләшү.
Дәрес шигырьдән башлана (балалар, күрсәтеп-күрсәтеп, хор белән сөйлиләр).
Уң кул белән каләм тотабыз,
Без дөрес хәрефләр язабыз.
Сул кул белән дәфтәр тотабыз,
Уң кулыбыз белән булышабыз.
Куллар яши тату гына,
Дус булып, булышып кына.
II. Актуальләштерү.
- Ә хәзер без С.Михалковның “А что у Вас?” дигән шигыреннән кыскача өзек тыңлап үтик.
(Экранда төрле һөнәр ияләре рәсемнәре)
1нче укучы. С лесенки ответил Вова:
- Мама- лётчик?
Что ж такого?
Вот у Коли, например,
Мама- милиционер.
2нче укучы. А у Тани, и у Веры
Обе мамы- инженеры.
А у Левы мама- повар.
Мама- лётчик?
Что ж такого?

3нче укучы. И спросила Нина тихо:
- Разве плохо быть портнихой?
Кто трусы ребятам шьет?
Ну, конечно, не пилот.

1нче укучы. Летчик водит самолеты-
Это очень хорошо.

2нче укучы. Повар делает компоты-
Это тоже хорошо.

3нче укучы. Доктор лечит нас от кори,
Есть учительница в школе.
- Рәхмәт, укучылар.
- Балалар, ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында, кем турында сөйләшербез? (Кешеләр турында, һөнәрләр турында.)
- Дөрес, һөнәрләр турында. Нинди һөнәрләр ишеттегез? Санап үтегез. (Балалар әйтеп китәләр.)
III. Өй эшен тикшерү.
- Ә хәзер өй эшен тикшереп үтик. Өй эше төркемләп бирелгән иде.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. -Ә хәзер балалар, игътибар белән экранга карадык. Ике баганада сүзләр язылган. Беренче баганада кем? дигән сорауга җавап бирә торган сүзләр, ә икенче баганада - нишли? Уйлап карагыз әле, балалар, укытучы нишли?
- Ә сатучы нишли? (Сатучы сата.) һ.б.
- Укучылар, уйлап карагыз әле, ничек әйтерсез? (Экранда рәсемнәр күрсәтелә, укытучы русча әйтә, ә укучылар җөмләне татарчага тәрҗемә итәләр.)
Продавец продаёт разные продукты.
(Сатучы төрле ашамлыклар сата.)
Водитель водит машину.
(Йөртүче машина йөртә.)
Портниха шьет одежду.
(Тегүче киемнәр тегә.)
Врач лечит детей.
(Табиб балаларны дәвалый.)
-Хәзер, балалар рәсемгә карап җөмләләрне искә төшереп икешәр җөмлә языгыз. (Тикшерү: өч укучы язган җөмләләрен укыйлар.)
2. “Кайда эшли?” дигән таблица белән эш.
(Табиб, пешекче, китапханәче, укытучы, бакчачы)
- Балалар, бу һөнәр ияләре кайда эшли?
- Аш пешерүче кайда эшли? (Аш пешерүче ашханәдә эшли.)
- Аш пешерүче ашханәдә эшлиме? (Әйе, аш пешерүче ашханәдә эшли.)
- Укытучы кайда эшли? (Укытучы мәктәптә эшли.)
- Укытучы кибеттә эшлиме? (Юк, укытучы кибеттә эшләми, ул мәктәптә эшли.) һ.б.
- Димәк, балалар, һәр һөнәр иясенең үз эш урыны була. Ә менә сез яратып укыган “Чипполино маҗаралары” әкиятенең авторы Джани Родари һәр һөнәрнең әле тагын үзенә генә хас, шәхси, һөнәри исе булуын да билгеләп үтә.Тыңлап карагыз әле:
В булочной пахнет Лекарством приятным
Тестом и сдобой. Рыхлой землею,
Куртка шофера Полем и лугом
Пахнет бензином, Пахнет крестьянин,
Блуза рабочего- Идущий за плугом.
Маслом машинным. Рыбой и морем
Пахнет кондитер Пахнет рыбак.
Орехом мускатным. Только бездельник
Доктор в халате - Не пахнет никак.
- Джани Родари хаклымы? Ничек уйлыйсыз?
- Алеша, әтиеңнең эш курткасыннан бензин исе киләме? (Әйе, килә.)
- Сережа, әниеңнең эш халатыннан витамин исләре киләме?(Әйе, витамин исләре килә.)
- Рамиль, эш халатыннан дару исләре киләме? (Әйе, дару исләре килә.)
- Һөнәрләрнең үз исләре генә түгел,ә тагын махсус эш кораллары да була икән. Карагыз әле, балалар, бу предметлар кемгә кирәк? (Экранда тегүчегә, укытучыга, рәссамга, бакчачыга кирәк булган эш кораллары рәсеме чыга.)
3. Хәзер, балалар карточкалар белән эшлибез. Сезнең партада карточкалар бар. Кемнең зур карточка – алар күп нокталар урынына сүзләр уйлап әйтәләр, ә кемнең кечкенә карточка - әйбәт итеп укыйлар.(вакыт бирелә, тикшергәндә тәрҗемәсен дә сорарга.)
- Ә хәзер укучылар, Роберт Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә” дигән шигырен игътибар белән тыңлагыз.
- Мин, үскәч, абый булам!
Аннары бабай булам!
- Ә мин бабай булгач та,
Гел әйбәт малай булам!
- Мин батыр солдат булам!
- Ә мин космонавт булам!
- Ә мин аучы булам да,
Көн дә йөрим урманга!
- Ә мин начальник булам,
Йөрим “Волга”да гына!
- Ә мин кибетче булам,
Яисә нефтьче булам!
- Мин комбайнчы булам,
Кырда иген урырга!
- Балалар, нинди һөнәрләр ишеттегез? (космонавт,солдат һ.б.)
V. Ныгыту.
Дәреслек белән эш.
99 нчы бит, 11 нче күнегү.
1) Үрнәк: Балыкчы балык тота. Һ.б. Җөмләләрне тулыландырып язу.
2) –да, - дә, - та, - тә кушымчалары өстәп җөмләләр язабыз.
Укытучы мәктәп... эшли.
Сатучы кибет... эшли.
Тегүче фабрика ... эшли. Һ.б.
VI .Йомгаклау.
-Балалар, без бүген дәрестә бик күп һөнәрләр турында сөйләштек.Ә ничек уйлыйсыз: һөнәрнең кайсысы әһәмиятлерәк, әйбәтрәк? (Балаларның җаваплары).
- Димәк, укучылар, менә шулай итеп әйтергә була: бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы.
VII. Өй эше.
1) һөнәрләр турында хикәя төзеп килергә;
2) һөнәрләр турында диалог төзергә.
- Дәрестә бик әйбәт эшләдегез, җавапларны яхшы бирдегез.
(билгеләр кую.)

Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya
Просмотров: 1848 | Загрузок: 501 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 SergPal  
<a href=http://zmkshop.ru/>металлоконструкции завод</a>

Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0