Хәйруллина Лилия сайты!

Шимбә, 27.04.2024, 02:15

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

Муса Җәлил - балалар дусты.
[ Скачать с сервера (61.0 Kb) ] 23.07.2010, 09:17
Максат:1.Балаларның герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру;
2. Укучыларның дөрес, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре тикшерелә һәм үстерелә;
3. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.
Җиһазлау: М.Җәлил портреты, укучылар ясаган рәсемнәр, тест сораулары, китаплар күргәзмәсе, мультимедиа аппараты.
Эш төрләре: яттан сөйләү, сәхнәләштерү, уку, тест биремнәрен үтәү, әңгәмә.
Дәрес барышы: I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
Укытучы: Балалар, әйдәгез, Р.Фәхреддиннең “Нәсихәт” китабыннан дәрестә дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерик әле.
1нче бала. Үз урыныңда авышмыйча, дөрес итеп утыр.
2нче бала. Дәрескә күңел сал.
3нче бала. Сораган сүзне яхшы аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
4нче бала. Укытучының һәр сүзен игътибар белән тыңла.
(Экранда М.Җәлил һәйкәле рәсеме. )
Укытучы: Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Февраль аенда без татар халкының бөек герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Бүгенге дәресебез дә Муса Җәлилгә багышлана. Без сезнең белән герой-шагыйрь турындагы белемнәребезне ныгытачакбыз. Аның балалар өчен язган әсәрләрен укырбыз, яттан сөйләрбез, сәхнәләштерербез.
Укытучы: - Әйдәгез, хәзер Айсылуны тыңлыйк. (Кадырова Айсылу Муса Җәлилнең тормыш юлы, балачагы ничек үтү турында сөйли.)
- Муса Мостафа үлы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата. Алты яшеннән үк укырга керә. Аннары Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем ала. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. 13 яшендә “Бәхет” исемле шигыре беренче тапкыр газетада басыла. Шул вакыттан аның иҗади эшчәнлеге башлана.
(Укучы сөйләгәндәэкранда сурәтләр алышынып тора: туган авылы, кечкенә Муса, әти-әнисе, туганнары.)
Укытучы:- Балалар, сез шагыйрьнең нинди шигырьләрен беләсез?
-“Әтәч”, “Карак песи”, “Сәгать”, “Кызыма”, “Дуслар”, “Маэмай”Һ.б.
Укытучы: Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын табарсыз һәм кайсы әсәргә туры килүен әйтерсез. Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләре белән тирәнрәк танышырбыз.
1. Нәкъ унике күзем бар,
Сиңа әйтер сүзем бар.
Колагымны бор гына
Уятырмын тор гына.
Ул нәрсә? (сәгать)
(Экранда сәгать рәсеме)
(Вахитов Линар “Сәгать” шигырен яттан сөйли.)
2. Ә хәзер, сыйнышташларыгызны тыңлап, карап китик әле.
(“Карак песи”не сәхнәләштерү.)
3. Тагын бер табышмак тыңлагыз әле.
Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт, маэмай)
(Экранда эт рәсеме)
(Ямалтдинов Рамил “Маэмай” шигырен сөйли.)
Укытучы: Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер бу шигырьләрнең эчтәлеген искә төшерик. Шигырләрендә нинди фикер әйтелә? (Җаваплар тыңлана.)
Укытучы: Шагыйрь, дөрестән дә, ялкау, иренчәк, алдашкан, урлашкан балаларны яратмый. Аларны тәнкыйтьләү өчен ул “уңмаган”, “пычрак”, “йокы чүлмәге” һ.б. шундый сүзләрне дә куллана. М.Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләрендә үзәккә эшчән бала образы куела. Шагыйрь аны зур хөрмәт һәм ихтирам белән тасвирлый. Әйе, шагыйрь балаларны бик ярата һәм аларга багшлап күп кенә шигырьләр яза. Аның шигырьләрендә гүя балачак яши. Бүгенге темабыз да “Муса Җәлил – балаларның дусты.”- дип атала.
(Экранда М.Җәлилнең портреты һәм “Муса Җәлил – балаларның дусты.” дигән язу чыга.)
Физминутка. Шагыйрь балалар өчен уеннар да язган әле. Әйдәгез
,, Күрсәт әле “ үскәнем уенын уйныйк.
III. Төп өлеш.
-Укучылар, киләсе табышмакны тыңлап китик.
Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый. Ул нәрсә? (Экранда күке рәсеме чыга)
-Бүген без сезнең белән “Күке” шигырен укырбыз.
Күке.
Калын урманда,
Гел кичкә каршы,
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы:
- Кәккүк, Кәккүк,
Кәккүк, Кәккүк!
Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Шул аның моңы:
- Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!
Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
- Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк, кәккүк!
Муса Җәлил

1.Күке шигырен укып аңларга әзерләү.
- Сүзлек эше.
Бакмый – не воспитывает;
Моңлы, ямансу – грустный;
Гел, һәрвакыт – всегда;
Салмак - тихо
Ялгызлык- одиночество
- Күке турында белгәннәрне тикшерү.
Күке кайда яши?
Кемнең күкене күргәне бар яки аның тавышын ишеткәне бар?
( 1 укучы күке турында сөйли.)
2. Шигырь уку.
Бирем. Тыңлау барышында: “Күке нигә ямансу?” дигән сорауга җавап әзерләргә.
- Укытучының укуы.
- Эчтән уку.
- Чылбырлап уку.
IV. Белемнәрне ныгыту.
Укытучы:-Әйдәгез, уйлап карыйк. Куелган сорауны искә төшерик. “Күкегә нигә ямансу?” (Күке ялгыз яши, бала чыгармый.)
Укытучы:-Ялгыз яшәгәч, бала чыгармагач, күке нәрсәгә кирәк?- дигән сорау туа. Чынлап та, күкенең моңлы тавышы ни өчен кирәк? М.Җәлил бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели? (Ялгызлык турында әйтергә тели.)
Укытучы:- Кошлар гына ялгыз каламы? (Җаваплар тыңлана)
Укытучы:- Бәлки күке үзенең күкелдәве белән кешеләрне ялгыш адым ясаудан кисәтәдер. Ул: “Тирә-ягыбызда күпме балалар ялгыз үсә, күпмесе ятимнәр йортында әти-әнисен бер күрергә зар булып, тилмереп яши. Балаларыгызны ташлап китмәгез!”- дип кычкыра кебек.
- Шулай итеп, шагыйрьнең бу шигыре нинди фикергә китерә?
1. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга кирәк.
2. Ялгыз кешеләргә, ятим балаларга ярдәм кирәклекне әйтә.
3. Әти-әниләр генә балаларын ташлап китмиләр бит, балаларның да кайберләре үсеп җиткәч, ярдәмгә мохтаҗ әти-әниләрен ташлап китәләр.
4. Минем теләгем бар: Әти-әниләр балаларын, балалар әти-әниләрен ташламасыннар иде.
(Экранда Хәйрия елының эмблемасы күрсәтелә. )
Укытучы: Бу проблема өлкәсендә җәмгыятебез дә зур эшләр башкара. 2007нче ел Татарстанда Хәйрия елы итеп игълан ителгән иде. Күп кенә ятим балалар гаиләдә яши башладылар.Балалар йортларына да ярдәм зур булды. Мондый эшләр һәр елны башкарылсын иде дигән өметтә калыйк.
(Экранда Гаилә елының эмблемасы күрсәтелә.)
Укучылар, 2008 нче ел бөтен Россиядә гаилә елы. Димәк изге эшләр дәвам итә.
Укытучы: - Балалар, шушы шигырь юлларына игътибар итик әле.
Бу дөньядә газиздән-газиз ни бар?
“Әни!”- дияр бала.
Бу дөньядә газиздән-газиз ни бар?
“Бала!”- дияр ана.
Укытучы: - “Газиздән-газиз тагын ни бар?”- дип сорасалар, “Туган җир, туган йорт”,-дип җавап кайтарыр һәркайсыбыз.
(Экранда Муса Җәлилнең сугышта, әсирлектә булган вакытына багышланган рәсемнәр чыга.)
Укытучы: - Укучылар, Муса Җәлил 1942нче елда фронтка китә. Фашистларга каршы көрәшә. Сугышта авыр яраланып, әсирлеккә эләгә. Аның 791 көнгә сузылган газаплы тормышы башлана. Шагыйрь туган илен халкын сатмый. Әсирлектә дә фашистларга каршы көрәшен туктатмый. Шигырьләр яза. Алар туган илебезгә кайта. Моабит дәфтәрләре исеме белән китап итеп чыгарыла. Югары классларда сез аларны өйрәнерсез әле. (“Моабит дәфтәрләре” күрсәтелә.)
Сугыштагы батырлыгы өчен Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме, ә иҗади батырлыгы өчен Ленин премиясе бирелә. Җәлилнең батырлыгы мәңгелек. Аны һәр илдә дә беләләр.
Шагыйрь сугышка киткәндә, аның кызы Чулпанга бары 5 яшь кенә була. Шагыйрь аны бик сагына, аңа багышлап шигырьләр иҗат итә. (“Чулпанга” шигыре тыңлатыла.)
(М.Җәлилнең кызы Чулпанның фотосурәте чыга.)
Укытучы: Шушы шигыреннән без Муса Җәлилнең кызына булган мәхәббәтен күрәбез.
Нәтиҗә. – Шагыйрьне балаларның иң якын дусты дип әйтә алабызмы? Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

V. Тест сораулары ярдәмендә белемнәрне тикшерү.
1. Муса Җәлил кем ул?
а) шагыйрь; б) герой-шагыйрь;
ә) әкиятче; в) язучы.

2. Ул кайсы авылда туа?
а) Кызылъяр; б) Мостафа;
ә) Кушлавыч; в) Бакырчы.

3. Әтисенең исеме ничек?
а) Барый; б) Мөхәммәтгариф;
ә) Кәрим; в) Мостафа.

4. Әнисе кем исемле булган?
а) Фатыйма; б) Рәхимә;
ә) Әминә; в) Мөнирә.

5. Беренче шигыренең исеме ничек?
а) “Кызыма”; б) “Ишек төбендә”;
ә) “Бәхет”; в) “Карак песи”.

6. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?
а) Алсу; б) Чулпан;
ә) Лилия; в) Ландыш.

7. Бу юллар кайсы шигырьдән?
...Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр...
а) “Сәгат”; б) “Чишмә”;
ә) “Карак песи”; в) “Ишек төбендә”.
(Тестның үтәлешен тикшерү.)

VI. Өйгә эш бирү.
1. “Күке” шигыре буенча хикәя язарга.
2. Күке турында табышмак уйларга.

VII. Йомгаклау.
(Билгеләр кую.)

Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya | Теги: дәрес планы
Просмотров: 9085 | Загрузок: 540 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0