Хәйруллина Лилия сайты!

Чәршәмбе, 24.04.2024, 15:21

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

Минем гаиләм - минем терәгем
[ Скачать с сервера (35.5 Kb) ] 14.04.2011, 20:38
Минем гаиләм-минем терәгем. Гаилә - кеше өчен иң мөһим,иң җаваплы эш. Гаилә кешегә бәхет китерә, ләкин һәр гаилә,беренче чиратта дәүләт күләмендә мәгънәгә ия булган зур эш булып тора. А.С.Макаренко. Гаилә сүзен әйткәч, үзебезнең иң якын,иң кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне, безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәбез. Гаилә ул бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.Абый-апаларыбыз безне кайгырталар, эне-сеңелләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә- ул олы таянычыбыз,иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Минемчә, гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен мин ничек аңлыйм соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы–зыгыларында да үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда, һәр эшне теләп һәм яратып башкарырга күнегүдә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштырыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка күп сыйфатларда чагылыш таба. Минем уйлавымча, безнең илебездә бәхетле гаиләләр күбрәктер. Бик авыр танырга, статистика буенча һәрбер класста шундый балалар бар, алар әти-әниләрен куркыныч сүз белән атыйлар: “эчкечеләр” дип, бигрәк тә шуны белү авыр:шундый ата-аналардан туган балаларның өчтән бере акылга зәгыйфь, яки булмаса бу “тамга”ны гомер буена тагып йөрергә мәҗбүрләр. Мондый гаиләләрдә мәхәббәт тә, аңлашып яшәү дә юк. Н.Чернышевский сүзләре белән әйтсәк: “Гаилә мәхәббәте- иң мөһим һәм иң намуслы хисләрнең берсе”. Бу балалар, шуңа күрәдер, астыртын һәм ялгызлар. Алар үзләренең чын хисләрен яшерергә, үпкәләүләрен, ачуларын, авыртуларын әйтмәскә өйрәнгәннәр. Мондый балаларга тирә-як кешеләрдән уңай мөнәсәбәтне кабул итәргә бик авыр. Шундый гаиләләрнең әзрәк булуларын теләр идем мин... Бу заманда, һәр кешегә кайтып сыенырлык ныклы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый. Гаиләне учак белән тиңлибез. Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә,кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса,аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын,матурлыгын үз балаларына бирә, ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар. Мин үземнең бәхетле һәм тату гаиләм турында сөйлисем килә. Беренчедән, мин сезне аның белән таныштырып үтәм. Минем әниемнең исеме - Светлана, ул бик әйбәт укытучы һәм иң яхшы әни! Әтиемнең исеме-Василий, дөньяда иң йомшак күңелле һәм иң игелекле кешеләрнең берсе. Тагын минем иркәм бар. Ул бөек әкиятче һәм каратэ түгәрәгенә йөри. Без гел бергә булабыз, бергәләп авылга кайтабыз, булган проблемаларны бергәләп хәл итәбез, ә иң мөһиме - без бер-беребезне аңлыйбыз. Мин үземне бәләкәй бала итеп кабул итмим, үземә һәм башкаларга мөнәсәбәтемне һәм үз фикеремне белдерә алам. Хәзер минем өчен иң мөһиме- әти белән әнинең мәхәббәте түгел, ә бер - берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәүләре. ”Дүшәмбегә кадәр яшик әле”/Доживем до понедельника»/ фильмын искә төшерегез. Анда бик дөрес җөмлә бар: -“Бәхет - ул сине аңласалар”. Элек мин каршы әйтә алам идем:”Минем өчен кайгырмагыз, сездән башка да яши алам!” – дип. Һәм шунда мин үземне балалар йортындагы берәр бала урынына куеп карадым. Ул бала әнисенең игътибарын җәлеп итәр өчен күпне бирер иде... Бер мәкаль бар бит : “Булганны сакламыйбыз, югалткач елыйбыз”. Мин шуның дөреслегенә ышанам. Шуңа да мин әниләрем белән әйбәт мөнәсәбәтне сакларга тырышам. Әниләрем белән бәхәсләшкәндә, мин үземнең эмоцияләремне контрольдә тотам, чөнки мин начар тотышым белән үземнең иң якын кешеләремне үпкәләтергә мөмкинмен. Һәм истә тотарга кирәк: ата-ананың хисләре белән уйнау бик куркыныч. Сүз ярасы- йөрәк ярасы, физик көч кулланып ясалган авыртудан да авыррак. Күпме гафу үтенсәң дә, яраның эзе кала, ата-ана мәңге яшәми, алар үлемсез түгелләр. Үзегезнең хисләрегез һәм эмоцияләрегез белән сак булыгыз. Бер –берегезне саклагыз, яратыгыз һәм хөрмәт итегез. Беркайчан да әти- әниләрегез белән бергәләп үткәргән вакытларны онытмагыз. Балачак һәм гаилә турында хатирә гомер буе күңелне җылыта бит! Бигрәк тә мин, бергәләп эшләгән эшләрне яратам. Мондый чаклар күбрәк җәй көне була. Умартачылык, безнеңчә, ул – сәламәтлек! Җылы һәм тыныч һава торышы булганда, бигрәк тә кичтән, авыр эш көненнән соң, бал корты оялары кырыенда булу бик рәхәт. Һәм, минемчә, без бөтенебез дә бал яратабыз. Балдан башка баллырак нәрсә юктыр! Шулай ук бал- балалар һәм зурлар өчен иң тәмле дару. Бергәләп эшләгәндә, вакытның үткәнен сизми дә калабыз. Без еш кына гаиләбез белән табигатькә ял итәргә чыгабыз, төрле уеннар уйныйбыз, рәхәтләнеп күңел ачабыз. Бернинди дуслар да миңа әти белән әнине алыштыра алмыйлар. Алар минем иң якын кешеләрем. Алар мине беркайчан да бәлада калдырмыйлар, һәрчак гафу итәрләр, аңларлар, минем өчен кайгырырлар, якларлар... Авыр чаклар булганда, әти-әниләр һәрчак безне тыңларга һәм киңәш бирергә әзерләр. Нинди хәлдә булсам да, иң башта алар мине тынычландыралар, елмаерга мәҗбүр итәләр. Беркайчан да алдамыйлар, дөресен сөйлиләр. Минем әти - әнием кайда гына булмасыннар, алар миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Мин үземнең гаиләм турында кыю итеп әйтә алам:минем гаиләм-минем терәгем һәм аны җимерергә беркемнең дә хакы юк.
Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya
Просмотров: 4686 | Загрузок: 228 | Рейтинг: 4.5/4
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0