Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 19.04.2024, 10:51

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Методик кулланмалар

Уку мәсәләсен чишү этабы
[ Скачать с сервера (18.1 Kb) ] 15.09.2016, 16:53
Уку мәсьәләсен (укытучы проблемалы сорауларга һәм биремнәргә бүлә) адымлап чишү оештырыла: {һәр бирем чишелә→нәтиҗә аерып} нәтиҗәләр гомумиләштерелә, бер-берсенә сөйләнелә. Укучылар үзбәя куя. Гомумиләштерелгән нәтиҗә (н1 + н2+ н3= Н) УМ нең чишелеше була. Кайбер дәресләргә тукталып китик. Тема: “Рәвеш” темасын кабатлау 1. Биремне бүлеп бирү. Карточкалар таратабыз, укучылар нәрсә эшләргә кирәклекне үзләре адларга тиеш. 1 нче төркемгә Күп нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп язарга Минем әбием ... (бик) матур. Тик ... (кызларча) түгел, ... (әбиләрчә) матур ул. Аның йөзе ап-ак. Бит уртасы балаларныкы кебек ... (аз) гына алсуланып тора. Аның шул ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләре ... (бик) тә, ... (бик) тә килешә. - Хикәягез, рәвешләр өстәп язгач, ничек үзгәрде, үзгәрдеме? 2 нче төркемгә Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрен ачыкларга. Әниләр бәйрәме (С.Сөләйманова) Иртүк (тамыр) торып битен юган Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган- Бүген (кушма) әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, өй ямьле! Яхшы (тамыр) булсын, балкып торсын- Бүген (кушма) әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат (парлы)сөртте Җәйде ап-ак җәймәне Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген (кушма) әни бәйрәме. 2. Һәр төркемнең иҗади отчеты. Нәтиҗә. Үзбәя. - Димәк, рәвешләр ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүленә? Тема. Зат һәм сорау алмашлыкларының җөмләдә кулланылышы. Конэрс структурасы ярдәмендә: Зат һәм сорау (башкаларын да мөмкин) алмашлыклары язылган карточкалар таратыла, үз почмакларын табарга тиешләр. Нәтиҗә ясала. Үзбәя. Слайдтагы җөмләләргә зат алмашлыкларын куеп язарга, килешләрен билгеләргә. Нәтиҗә ясала. Үзбәя. Тема: Фигыль һәм аның мәгънәсе. 1)Рәсемнәр һәм сүзләр белән җөмлә төзеп, дәфтәрләргә язу. (Кош оча. Эт өрә.) Нәтиҗә ясала. Үзбәя. 2)Релли Робин структурасы. Карточкалардагы сүзләр белән җөмлә килеп чыгарлык итеп, парлашырга кирәк. Нәтиҗә ясала. Җөмләләрне уку, тәрҗемә итү. Үзбәя. 3)Рәсем күрсәтелә. Шул рәсемнән кем? нәрсә? нишли? нинди? сорауларына җавап язарга. Нәтиҗә ясала. Үзбәя. Тема. Кушма җөмлә 1) Экранда 2 баганада сүзләр бирелгән. өч туй сабан түш кызыл почмак аш бака таш кош ак ханә Кушма сүзләр ясарга. Сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр төзү. Нәтиҗә ясала. Кушма сүзләр ничек языла? Үзбәя. 2) Кросворд чишү. Җавапларны нәрсә берләштерә? (кызылтүш, карабүрек, аккош) Вертикаль буенча чыккан сүзгә игътибар бирергә. (Кыш) - Кыш көне кошларның кайберләре безнең якларда кышлый. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Әйдәгез, җимлек элик (тактага) һәрберегез 1 кушма сүз әйтеп, 1 кошны җимлеккә кертегез. Нәтиҗә ясала. Үзбәя. "Тукталыш" уены мисалында "Сәламәт яшәү рәвеше" темасы белән бәйләргә була. Чаңгыларга басып яки велосипедка утырып сәяхәткә китәбез. (Хәрәкәләр ясала). Урман аланында Шүрәле Бабай хат калдырган: "Сәлам, дустым! Биремнәрне дөрес итеп үтәсәң, бүләк алырсың" 1) Ирен гармониясе аланында: хәрефләре төшеп калган сүзләргә хәреф өстәп язарга, бергә кабатларга. Нәтиҗә ясала. Үзбәя. 2) Билгене белдерә торган сүзләр аланында: а)табышмаклар чишү аша. Ул нәрсә? Ул нинди? (Предметның билгеләрен табу) ә) "Билгеләре буенча предметларны тап" уены. (Раунд Тэйбл ) Ямьле, җылы, кояшлы ... Соры, куркак, кылый ... Акыллы,тырыш, зирәк ... Нәтиҗә ясала. Димәк, билгене белдерә торган сүзләр нинди сорауларга җавап бирә. Үзбәя. Барыгызга да уңышлар теләп чыгышымны тәмамлыйсым килә.
Категория: Методик кулланмалар | Добавил: Liliya
Просмотров: 579 | Загрузок: 11 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Найля  
Бик зур Рәхмәт сезгә, Лилия!!!

Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0