Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 29.03.2024, 13:46

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

логогриф
[ Скачать с сервера (38.0 Kb) ] 18.06.2011, 18:57
Логогрифлар.
Әгәр дус итсәгез аны сез,
Дәвалар ул сезне дарусыз:
Тап-таза булырсыз барчагыз...
Беренче хәрефен алсагыз,
Кораблар туктаган урын бу.
Әйтегез, йә, нәрсә булыр бу?
(Спорт, порт)

Ягез әле, “күңелсез”нең
Антонимы ничек була?
Бер хәрефен алсаң әгәр,
Аны тотып җигеп була.
(Шат, ат)

“К” хәрефен өстәсәгез
Нинди төснең азагына,
Әйләнеп йорт хайванына,
Кереп ята абзарына?
(Сары, сарык)

Җыры булыр һавада,
Ә оясы – далада.
Бер хәрефе югалса,
Язын аны су баса.
(Тургай, тугай)

Тау төшкәндә, артыннан
Җитеп булмый чабып та.
Бер хәрефен киметсәң,
Әйләнер ул савытка.
(Чана, чан)

Нинди төскә “Р”дан соң
“Г” хәрефе куйсагыз,
Кинәт кошка әйләнеп,
Очып китәр, кусагыз.
(Кара, карга)

Бер тармагын киссәң әгәр,
Төптән меңе үсеп чыгар.
Уртасына “Н” куйсагыз,
Аз торса да, бик күп сынар.
(Куак, кунак)

Тыштан гына ялтырый ул,
Эчтән һәрчак калтырый ул.
Бер хәрефен алдың исә,
Йон әйбернең барын кисә.
(Көяз, көя)

Дүрт хәрефле сыйфатка
“Ч” хәрефе өстәсәң,
Әйләнәчәк металлга.
Яхшы була – буталма.
(Коры, корыч)

Ул булганда, беркайчан
Авыр хәлдә калмыйсыз.
“С” куйсагыз “Р”дан соң,
Аны тешли алмыйсыз.
(Терәк, терсәк)

Баш очында зәңгәр гөмбәз,
Сукыр гына аны күрмәс.
“Е” өстәсәң, кош булыр ул,
Оя гына ясый белмәс.
(Күк, күке)

Шундый җир бу: маңгай тирен
Түксәң генә бирер табыш.
Бер хәрефен алсаң әгәр,
Булачак ул калын тавыш.
(Басу, бас)

Килсә әгәр яшисең,
Аны эшләп табарсың.
“К” өстәсәң алдына,
Кирәк җиргә кагарсың.
(Азык, казык)

Шаккатасың
Аның кием
Сайлавына.
“Л” өстәсәң,
Исең китәр
Сайравына.
(Купшы, купшыл)

Елмаеп җибәрсә,
Хуш исләр таратып,
Торачак үзенә
Бик озак каратып.
Бер хәреф өстәсәң,
Ашарсың яратып.
(Чәчәк, чәкчәк)

“Д” белән мин көчле җил,
“Д”сыз калсам – торган җир.
(Давыл, авыл)

Сүз башында “С” булса,
Мин ашта пешәм,
“С”ны алып ташласаң,
Агачта үсәм.
(Салма, алма)

Уникенең берсе мин,
Бер хәрефкә кыскарса
Әгәр инде исемем,
Күктәге бер җисем мин.
(Май, ай)

Гомергә ул тукымалар
Сугып көн итә,
Бер хәрефен алдың исә -
Мәктәпкә китә.
(Тукучы, укучы)

Ашат димәс, эчерт димәс,
Гомер буе җир сөрер.
Уртасына “М” куйсагыз,
Бергә мәктәпкә йөрер.
(Сука, сумка)

“К” белән ул
Суда йөзә,
Коена.
“К”сыз калса,
Җитмәс сыман
Тоела.
(Каз, аз)

Минем белән һәр нәрсәнең
Буен үлчи аласың.
“О” өстәсәң, җир астыннан
Поезд белән барасың.
(Метр, метро)

Киләләр дә яныма,
Колагымны боралар.
“Э” өстәгәч алдыма,
Карап кына торалар.
(Кран, экран)

Канатларым булмаса да,
Ычкындырсаң, очып китәм.
“А” өстәсәң, җем-җем итәм.
(Ук, ука)

Гомер буе диңгездә,
Баласын да имезә.
“О” өстәсәң әгәр дә,
Әйләнер ул шәһәргә.
(Кит, кито)

Рәхәтләнеп йокласын дип,
Төнлә өстеңне ябам.
Алсаң соңгы хәрефемне,
Җилдән дә җитез чабам.
(Юрган, юрга)

Көненә мең иелә,
Иелә дә бөгелә.
Бер хәрефен алдыңмы,
Һәркемгә ул бер генә.
(Бил, ил)

Ханны да баш идергән,
Иелмәсәң - өйрәтер.
“Б” өстәсәң алдына,
Тирбәтер дә тирбәтер.
Болары ни? Кем әйтер?
(Ишек, бишек)

Келәттә он саклыйм мин,
Оным бетсә, тик торам.
Әгәр дә “Н” өстәсәң,
Кыш җиттеме – котырам.
(Бура, буран)

Әгәр телең
Озын булса,
Үзе килер.
Бер хәрефен
Алсаң, суда
Йөзеп йөрер.
(Каза, каз.)

Синең төсле, минем төсле,
Үзе безнең кебек көчле:
Теләсә ул юлындагы
Тауларны да ишеп ташлар.
Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya | Теги: башваткычлар, логогриф
Просмотров: 1006 | Загрузок: 187 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0