Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 29.03.2024, 10:26

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

Эш программалары
[ Скачать с сервера (84.5 Kb) ] 20.09.2010, 19:40
Татар әдәбиятыннан эш программасы.

Аңлатма язуы
Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2005), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;
- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;
- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле
язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;
- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;
- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,
мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы
Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;
- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;
- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;
- геройларга характеристика бирү;
- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;
- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
-җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;
-хикәя,фантастик хикәяне аера белү;
-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
-уңай герой,лирик герой төшенчәләрен аера белү;
-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;
-милли орнаментларны аера белү.

Укуны бәяләү.

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:

Класслар
Икенче яртыеллыкта
Иҗек саны Сүз саны
V
VI
VII
VIII-IX
130-190
140-200
150-210
160-220 70-80
75-85
80-95
90-110

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда – 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.

№ Таләпләр Билге
1.

2. Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:
- фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;
- татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;
- җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;
- тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,
- интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;
Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә; “5”ле билгесе куела.
1.

2. Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:
- кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;
- сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;
- җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;
Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә; “4”ле билгесе куела.
1.

2.
3. Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;
Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса; “3”ле билгесе куела.
1.
2.
3.

4. Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;
Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;
Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;
Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда. “2”ле билгесе куела.

Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.
М а т е р и а л:
1) программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;
2) эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.
С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:
X - XI классларда 7-10 минут,
IX класста 5-7 минут,
VIII класста 4-7 минут,
VII класста 3-6 минут,
VI - V класста 2-5 минут.
Әдәбият дәфтәренә таләпләр
Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:
1) планнар
2) эчтәлекне хикәяләп язу
3) цитаталар (күчереп язу)
4) аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)
5) фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)
6) укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )
7) халык авыз иҗатыннан җирле материаллар
8) аннотацияләр (11кл.)
9) тезислар 98-11кл.)
10) конспектлар (8-11 кл.)
11) рефератлар (8-11 кл.).
Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.
Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.

Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.
Уку материалы:
1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.
2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.
Материалның күләме:
Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.
Материалны сайлап алу:
1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.
2. Укытучы күрсәтмә бирә.
Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:
1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.
2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.
3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.
И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:
1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).
2. VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.
3. IX - XI классларда укучы, болар өстенә, текст эчтәлегенә үзенең мөнәсәбәтен, тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә, аларда нинди хисләр уятырга теләгәнлеген дә аңлатырга тиеш.

Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене – бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан “2”ле куела.

Укыту-методик комплекты
1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2003);
2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2005);
3. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2005
4. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001
5.Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006
6. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү 5-7 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

2

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары
УМК Укытучы өчен методик әдәбият Укучылар өчен әдәбият
Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар/ Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2005
Дәреслек:
Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2005

1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004
2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.
3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006
4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.
5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.
6. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001
7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”
8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.
9. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.
10. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.
11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
12..Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. “Яңалиф” н-ты, 2006.
13.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.
14. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.
15. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф». 1. Әдәбият белеме сүзлеге.

2. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.
3. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: “Мәгариф”, 2001.
4. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: “Мәгариф”, 2005.
5. .Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.
6. .Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре
7. “ Ялкын” журналы, “Сабантуй”газетасы

Татар теленнән эш программасы
6 нчы сыйныф, татар тѳркеме
Барлык сәгатьләр саны – 102
Атналык сәгатьләр саны - 3
Аӊлатма язуы
Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларыныӊ мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 6 нчы сыйныф ѳчен Н.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2005), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп тѳзелде.

Эш программасы структурасы

Татар теленеӊ эш программасы ѳч ѳлештән тора: аӊлатма язуыннан, тѳп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаныӊ эчтәлегеннән, укучыларныӊ әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасыныӊ эчтәлеге

Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле укытуныӊ тѳп максаты һәм бурычлары

- татар телен ѳйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны кѳчәйтү, үз милләтеӊә, теленә хѳрмәт белән карау хисе
тәрбияләү;
- татар теленеӊ барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;
- сѳйләм эшчәнлеге тѳрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дѳрес аралашырга ѳйрәтү;
- телдән һәм язма сѳйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;
- телне ѳйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне гомәлдә дѳрес куллана белү;
- укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;
- халыкларныӊ үзара аӊлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларныӊ татар телен ѳйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Белем бирү эчтәлегенеӊ мәҗбүри минимумы

Коммуникатив компетенция. Сѳйләм. Телдән һәм язма сѳйләмне аеру. Аралашу ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сѳйләмне дѳрес файдалану. Сѳйләм эшчәнлеге тѳрләрен (тыӊлап аӊлау, сѳйләү, уку һәм үзләштерү). Текстныӊ эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сѳйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.

Лингвистик компетенция. Матур әдәбият һәм аныӊ нормалары турында тѳшенчә. Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану. Фонетика һәм орфоэпиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Лексикологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Морфологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары (рус мәктәбендәге) үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- телдән һәм язма сѳйләм, диалог һәм монолог, текст тѳшенчәләрен аӊлау һәм гамәлдә дѳрес куллану;
- тыӊлап аӊлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә хабәр ителгән мәгълүматны аӊлау;
- сѳйләү һәм язуда татар әдәби теленеӊ тѳп нормаларын саклау;
- татар теленеӊ фонетик, лексик системаларын һәм грамматик тѳзелешен үзләштерү;
- сүзләрне тѳзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;
- сүз тѳркемнәренә морфологик анализ ясау;
- сорауларга тулы һәм дѳрес итеп җавап бирү;
- текстныӊ планын тѳзү, тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Укыту программасыныӊ үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре
2. Мәгариф журналындагы контроль эшләр, тестлар һәм диктантлар
3. Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы. Татар мәктәпләре, гимназияләре, рус мәктәпләренеӊ татар тѳрвемнәре һәм рус телле укучыларына бердәм республика имтиханнарына әзерләнү ѳчен методик кулланма. Казан. Школа. 2007
4. Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Рус телле укучылар ѳчен. Казан. Школа. 2007

Класстан тыш эшләр
- Фонетик КВН;
- Лексика дѳньясына сәяхәт;
- Фольклор кичәсе;
- Кичә дәрес «Без татарлар, туган телебез – татар теле»;
- Телләр атналыгына лингвистик газета чыгару

Укыту-методик комплекты

1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2003);
2. Рус мәктәпләрендәге татар далаларына татар теленнән гомуми белем бирүнеӊ дәүләт стандарты (Казан, 2005);
3. М.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина. Татар теле. Казан. Мәгариф. 2005

Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya | Теги: эш программалары
Просмотров: 9210 | Загрузок: 1217 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0