Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 19.04.2024, 10:49

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

"Чиста булыйк".
[ Скачать с сервера (47.5 Kb) ] 11.08.2010, 15:44
Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре
6нчы урта мәктәбе.

Тема: Чиста булыйк.

Лениногорск шәһәре
6нчы урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Хәйруллина Лилия Юныс кызы
үткәргән чара.

15нче май 2007нче ел, Лениногорск шәһәре.
Класс бүлмәсе матур итеп бизәлә.Темага кагылышлы рәсемнәр, шигырь юллары язылып эленә.
Мәсәлән: Кирәк чиста булырга,
Иртә-кич юынырга.
(Кичәдә Юынгыч, Шапшак, Сөлге, Сабын, Мунчала, Тарак, Теш порошогы катнаша.)
Шапшак бер малай килеп керә.
Шапшак: Тордым, юындым,-
Кулымда таплар бетмәгән.
Сабын: Нишләп бетмәгән дисезме?
Юынгычта су җитмәгән.
Мунчала:Беркөнне ул мунча керде.
Сулар анда ләгән-ләгән!
Бите корым булып чыкты.
Ахрысы, су җитмәгән!
Сөлге: Иделдә су кереп чыкты.
Борыны – кара, сөртмәгән.
Бу малайга әллә инде
Иделдә су җитмәгән?
Юынгыч: Су җитмәгән, кул җитмәгән.
Шапшак: Нигәдер бу арада
Тастымал тиз карала.
Ни булган бу сөлгегә,
Җир шикелле гел генә!
Биш бармак та, ун бармак,
Бүтәнен булмый аңлап.
Колаклардыр, күзләрдер,
Тагын нинди эзләрдер...
Сабын:Әнисе хәйран кала,
Сөлгене чәйдән ала
Һәм җебетергә сала.
Күп итеп сабын сөртә,
Чиста суда йөздертә,
Җиләс җилдә киптерә,
Тирләп тә, пеәеп бетә,
Яңадан ап-ак итә.
Шапшак: Күрмимме, күреп торам,
Сизмимме, сизеп торам.
Әллә бер тырышасы,
Әнигә булышасы-
Сабынлап юынасы?
1нче укучы: Әйе, менә мин
Иртә белән торам да
Бик әйбәтләп юынам.
Ап-ак булып күперә
Исле сабын кулымда.
Юынгыч: Булдырасың энекәш!
(Шапшакка таба борылып әйтә).
Пычракларга,
Шапшакларга-
Оят аларга!
Сөлге: Яшәсен йомшак, ап-ак- Сөлге.
Сабын: Һәм исле сабын.
Тарак: Яшәсен вак тешле тарак,
Теш порошогы: Теш порошогы тагын!
Юынгыч: Һәркайда һәм һәркайчан
Мәңгелек дан суга, дан!
Шулайдыр бит, балалар?
2нче укучы: Әйе, бик шулай!
Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз.
Сабын белән юынгач,
Бигрәк матур булабыз.
3нче укучы: Муеныбызны юабыз,
Тешләрне чистартабыз.
Пөхтәлекне, чисталыкны
Һәрвакыт яратабыз.
4нче укучы:Аш алдыннан һәрвакыт
Кулыбызны юабыз.
Ап-ак итеп кулны юып,
Ашарга утырабыз.
5нче укучы:Аякларны кичкырын
Сабын белән юабыз.
Юынырга яратабыз,-
Без бик чиста торабыз.
Юынгыч: Шулай да, мин сезне сынап карыйм әле, минем дусларымны танырсызмы икән? (Табышмаклар әйтә).
1.Җәен җәелә,
Кышын ката,
Көмеш сандыкка
Керә дә ята. (Су)
2.Үзе шома, күбеккә күмә,
Хуш исле,
Я кем белә? (Сабын)
3. Ак итә, пакъ итә,
Бит-кул, муенны сөртә. (Сөлге)
4. Үзе тешле, ләкин тешләми. (Тарак)
5.Сөяк саплы, йонлач тешле
Ак юлдан чаба.
Ягез аны кем таба? (Теш щеткасы)
6. Он түгел, үзе ак
Авызыңа куеп бак.
Тешне агарта, ап-ак итә
Бу ни була, я әйтеп кара! (Теш порошогы)
7. Айкала да, чайкала,
Күмелә дә күбеккә.
Онытылып тора өйдә
Кирәк була мунчада. (Мунчала)
Юынгыч: Булдырдыгыз, балалар! Сез минем дусларым, ярдәмчеләрем белән чыннан да дус икәнсез.
(Балалар төсле мунчалалар тотып бер бию башкаралар.)
(Юынгыч карикатура рәвешендә ясалган рәсемнәрне күреп ала.)
Юынгыч: Болары кемнәр соң, аңлатыгыз әле, зинһар?
1нче укучы: Бу малай өзеп
Чәчәкне исни,
Искитеп әйтә:
-Ай-һай хуш исле!
Чәчәк тә аның
Борынын исни,-
Бу бәя белән
Бер дә килешми...
2нче укучы: Жираф Зарифны,
Зариф Жирафны
Күрмичә калмый.
Жираф Зарифны,
Зариф Жирафны
Ерактан таный.
Муен дигәнең
Берсенең- озын,
Берсенең-кыска.
Муен дигәнең
Кыскасы- кара,
Озыны- чиста...
Зариф Жирафка,
Жираф Зарифка
Текәлеп карый.
Зариф Жирафны,
Жираф Зарифны
Муеннан таный!
3нче укучы: Кулъяулыгы Хәйдәрнең
Һәрвакыт чиста йөрер.
Ничек чиста йөрмәсен-
Чәй кәгазенә төрер!
Чәй кәгазенә төрер,
Төргән көенә генә,
Китап арасына салып,
Саклар өендә генә!
Булыр иде чистарак,
Булыр иде урынлы-
Чәй кәгазенә төреп
Өйдә тотсаң борынны...
4нче укучы: Бусы кергән пычракка,
Үзе шуңа шатлана.
Юынгыч: Ай-яй-яй!
Шапшак: Балыкларның әнә
Эшләре көйле.
Көн дә битне юасы юк-
Алар гел суда.
Әниләре атна саен
Мунчага кумый,
Күзгә сабын кертә-кертә
Башны да юмый.
Юынгыч: Әле син һаман юынмагансың икән ич. Яле, дусларым, булышыйк әле үзенә.
(Шапшакны юындыралар.)
Юынгыч: Менә сиңа су,
Бит-кулыңны ю.
Ю-ю, ю-ю, ю!
Шапшак: Туңдыра ич бу,
Салкын ич бу су.
Балалар: Ай-яй-яй-яй-яй!
Туңдырса да ю,
Әйбәт салкын су.
Ю-ю-ю-ю!
Сөлге: Юынадыр иртә таңда
Тычкан балалары да,
Сабын: Мәче балалары да,
Бәбкәләр,
Үрмәкүчләр дә,
Тарак: Коңгызлар да- бары да.
Юынгыч: Онытмасын һәр бала,
Батыр булсын,
Эшләсен,
Чиста булсын,
Укысын,
Шапшак булып үсмәсен.
Шапшак: Мин гел чиста булырмын,
Һичвакыт шапшак булмам.
Балалар: Рәхмәт сиңа, йөгерек су,
Безне чиста йөртәсең.
Рәхмәт сезгә, дусларыбыз,
Безгә ярдәм итәсез.
Юынгыч: Үзегезгә рәхмәт, балалар! Хәзер минем күңелем тыныч. Һәрвакыт минем ярдәмчеләрем белән дус булсагыз, сау - сәламәт булып үсәрсез. Ә хәзергә сау булыгыз!

(Кичәдә К.Чуковский, Р.Фәйзуллин, Ш.Галиев, Ә.Кари, Ә.Ерикәй, В.Маяковский, Б.Рәхмәт шигырьләре файдаланылды.)

Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya
Просмотров: 1307 | Загрузок: 167 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0