Хәйруллина Лилия сайты!

Җомга, 19.04.2024, 08:42

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

Анаграмма
[ Скачать с сервера (36.5 Kb) ] 22.03.2011, 13:52
Анаграммалар.
Барлык күрше илләрнең
Арасыннан үтәр ул,
Уңнан сулга укысаң,
Көндә килеп китәр ул.
(Чик, кич)

Юк аның яз җитми
Йокысыннан торганы.
Кирегә укысаң,
Ул-болын суганы.
(Аю, юа)

Сулдан уңга укылганын
Күп күтәрсәң арырсың,
Киресенчә укысалар,
Шундук отып алырсың.
(Йөк, көй)

Авызы өстә, күзе төптә,
Күрсәң дә кайда гына;
“Адашсалар” хәрефләре,
Киярсең аягыңа.
(Кое, оек)

Исемемне укып була
Ике яктан да,
Тик кулыңа суга күрмә,
Мине какканда.
(Кадак)

Кайсы яктан укысаң да
Үзгәрмәс ул,
Яхшы корсаң, җил-яңгыр да
Үткәрмәс ул.
(Шалаш)

Сулдан да укып була,
Уңнан да укып була,
Ә үзеннән җеп эрләп,
Тукыма тукып була.
(Сүс)

Кайдан башлап укысаң да –
Укучының төп эше,
Мең дә берне белә, диләр,
Аның белән дус кеше.
(Уку)

Кайсы яктан укысаң да,
Берни белмәс.
Белер – белмәс сөйләсә дә,
Сүзен бирмәс.
(Надан)

“Юаш” дигән сүзнең
капма- каршысын
Беләсездер инде сез.
Һәр хәрефе алыштырса урынын,
Килеп чыгар нинди төс?
(Усал, алсу)

Сәүдә итү мймкин булган
Аерым бер урын бу;
Бер хәрефен алга куйсаң,
Каралты да булыр бу.
(Базар, абзар)

Суык тисә, бу куакның җиләген
Дару итеп файдалана күпме кеше!
Баш хәрефен азагына күчерсәң,
Иген урып, төшеп бетәр бөтен теше
(Кура, урак)

Бер сүз ике иҗекле,
Синонимы – “ирекле”.
Укысагыз киредән,
Антонимы – “черегән”
(Азат, таза)

Җиде тәүлек арасы ул.
Вакыт өчен – барасы юл.
Бер хәрефе алга күчсә,
Сыер булыр бераз үссә.
(Атна, тана)

Аның белән барырсың син
Теләгән урыныңа,
Бер хәрефе артка күчсә,
Атланыр муеныңа.
(Аяк, яка)

Кайдан башлап укысаң да,
Аны чәйгә саласың,
Ачысыннан курыкмасаң,
Тотып ашый аласың.
(Как)

Ак чәчәкле үлән ул,
Сабагын ашап була.
Шуның хәрефләреннән
Нинди сүз ясап була?
(Акбаш, башак)

Тракторлар чәчәр аны,
Комбаннар урып алыр.
Ни булыр бу, хәрефләре
Алыштырса урыннарын?
(Ашлык, алкыш)

“Яңадан”ның синонимын
Әгәр таба алсагыз,
Шул сүздәге хәрефләрдән
Аш савыты ясагыз.
(Кабат, сабак)

Кайдан башлап укысаң да
Мавыктыра,
Шуның белән игътибарны
Тартып тора.
(Кызык)

Уңга таба кисәкчә ул,
Үсемлек я өй гөле.
Сулга таба укысагыз,
Синонимы – “билгеле”
(Кына, анык)

Кайдан башлап укысаң да,
Канаты каерылган:
Дошман кысу аркасында
Иленнән аерылган
(Качак)

Сулдан уңга - төшке аш,
Кыстап торыш булмасын.
Уңнан сулга укысаң-
Йомырка куырмасы.
(Әбәт, тәбә.)

Уңайга да ачыклык,
Кирегә дә ачыклык.
Артык ерак булды ла –
Бара- бара талчыктык.
(Ара)

Төсе ап- ак, өсте каймак,
Ә сауганда күбек кенә.
Уңнан сулга укылганын
Була аның күреп кенә.
(Сөт, төс.)

Шундый сүз бу: укып була
Уңайга да, кирегә дә.
Баласы өчен әзер тора
Янган утка керергә дә.
(Ана)

Сулдан уңга укысагыз,
Антонимы – “ күңелсез”
Сулга таба укылганын
Тауга менгәч күрерсез.
(Шат, таш)

Үсә анда яшелчә,
Пешә җиләк – җимеш тә.
Хәрефләре “адашса”,
Йөзеп йөрер инештә.
(Бакча, чабак)

Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya | Теги: анаграмма
Просмотров: 1861 | Загрузок: 174 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0