9 сыйныфта әдәбияттан тест. 2 чирек өчен
[ Скачать с сервера (14.0 Kb)
]
| 22.12.2012, 20:27 |
2 чирек.
1. «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыренең авторы:
а) Һади Такташ;
ә) Хәсән Туфан:
б) Шәриф Камал.
2. Бу кайсы әсәрдәге өзектән? «...Хәтта бервакыт аның битенә көл сипкән иде. Аны котырттылар: — Мокай килгән, битенә көл бәр!»
а) Ш. Усмановның «Әптери агай хикәясе»;
ә) М. Әмирнең «Агыйдел» повесте;
б) Ш. Камалның «Буранда» әсәре.
3. Кайсы шагыйрь Аксубай районы Иске Кармәт авы¬лында туган?
а) Хәсән Туфан:
ә) Габдулла Тукай;
б) Муса Җәлил.
4. Артыкбикә образы кайсы әсәрдән?
а) «Җан Баевич»;
ә) «Агыйдел»:
б) «Әптери агай хикәясе».
5. «Телсез калдым» нинди күчерелмә сүзгә керә?
а) омоним;
ә) фразеологик әйтелмә:
б) күп мәгънәле сүз.
6. «Агыйдел» әсәренең төп темасы:
а) авылдагы үзгәрешләрне яктырту;
ә) Бөек Ватан сугышы;
б) мәхәббәт.
7. Фәхри Насретдинов кем ул?
а) шагыйрь;
ә) композитор;
б) артист.
8. Казан телевидениесе урнашкан урам кайсы язучының исемен йөртә?
а) Мирсәй Әмир;
ә) Шамил Усманов:
б) Таҗи Гыйззәт.
Бирем.
Әптери агай нинди әсәрдән? Әсәрнең авторы кем? Әптери агайны ни өчен “фабриканың язылмаган аяклы тарихы” дип йөртәләр? Аны иптәшләре нинди сыйфатлары өчен яраталар?
|
Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya
| Теги: тест
|
Просмотров: 1800 | Загрузок: 307
|
| Рейтинг: 5.0/1 |
|