Хәйруллина Лилия сайты!

Шимбә, 20.04.2024, 15:12

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Файллар каталогы | Регистрация | Вход

Главная » Файлы » Татар әдәбияты

8 кл., әдәбият, эш программасы
[ Скачать с сервера (110.0 Kb) ] 26.09.2011, 12:48
Татар әдәбиятыннан эш программасы 8 нче сыйныф (70 сәг) Аңлатма язуы Укыту планында 8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Эш программасын “Рус телендә урта( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (татар балалары өчен) (Ә.Н.Хуҗиәхмәтов,Ф.Г.Галиуллин,З.Н.Хәбибуллина,Х.Г.Фәрдиева Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 70 сәгать каралган Дәреслек авторы: З.Н.Хәбибуллина Х.Г.Фәрдиева Ә.Н.Хуҗиәхмәтов Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005 нче ел. Уку тизлеген тикшерү: 2 Сочинение:3 Эш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на ( татар балалары өчен) нигезләнеп төзелде. Эш программасы структурасы. Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән. Эш программасының эчтәлеге. Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата: Татар теле укытуның максатлары: - Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү; - Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү; - Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү; - Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү. Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы. Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле. Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану. Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге. Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү. Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү. Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологтк һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү. Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стилҗ һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш. Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле. Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә. Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр. Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр: • телдән һәм язма сыйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану; • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә (радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау; • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү; • текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгели белү; • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү; • сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү; • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны тиешенчә уку күнекмәләре булдыру; • төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану; • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү; • бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерлзү; • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү; • төрмыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу” • текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
Категория: Татар әдәбияты | Добавил: Liliya
Просмотров: 1820 | Загрузок: 1155 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Татар әдәбияты [28]
Татар теле [21]
Классное руководство [10]
Презентации [8]
Методик кулланмалар [5]
Укытучылар һәм укучылар өчен кулланмалар.
Тестлар [4]
видеолар [0]
дәрес, сыйныфтан тыш чара, сыйныф сәгате төшерелгән видеолар

Вход на сайт

Поиск

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0