Хәйруллина Лилия сайты!

Сишәмбе, 19.03.2024, 06:21

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Тәмле сүзләр | Регистрация | Вход

Главная » Фольклор. Пословицы.
Батырлык турында мәкальләр. *Батыр ярасыз булмас. *Батыр яуда беленер. *Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр. * Батырлыкта - матурлык. *Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс. *Батыр иле өчен үләр.
Категория: Фольклор. Пословицы. | Просмотров: 5332 | Добавил: Liliya | Дата: 30.11.2012 | Комментарии (0)


* Дөньяда иң кызганыч кеше - эшкә ялкау кеше. *Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән. *Ялкау кайда - буш сүз шунда.
Категория: Фольклор. Пословицы. | Просмотров: 2575 | Добавил: Liliya | Дата: 16.12.2010 | Комментарии (0)

*Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан. *Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. * Ике уйла, бер эшлә. *Калган эшкә кар ява.*Карама кешенең сүзенә, кара эшенә. *Кем эшләми, шул ашамый. *Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта. *Плансыз эш - тозсыз аш. * Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр. *Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт. *Хезмәт төбе - хәзинә. *Хезмәте каты - җимеше татлы. *Яратмаган эш авыр була.
Категория: Фольклор. Пословицы. | Просмотров: 13567 | Добавил: Liliya | Дата: 08.11.2010 | Комментарии (6)

*Ватаны юк - җырсыз сандугач. *Илсез кеше - җырсыз сандугач. *Оясыз сандугач сайрамый. *Илең яхшылыкны онытмас. *Иле ныкның биле нык.*Илнең төтене дә тәмле. *Туган илем - туган анам. * Ватан барыннан да газиз. * Туган илем - туган өем. *Читне макта - илеңдә тор. *Ил өстендә чыпчык үлми. *Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын. *Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. *Иленнән аерылган - канаты каерылган. *Үзем өчен туганмын -илем өчен үләрмен. *Үз илем -алтын бишек. *Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар. *Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас. * Туган илнең эте дә якын. *Береккән ил бозылмас. *Илдә булса, иренгә тия. *Ипле кеше иленнән китми. * Ат туйган җ ... Дәвамын уку »
Категория: Фольклор. Пословицы. | Просмотров: 19036 | Добавил: Liliya | Дата: 06.11.2010 | Комментарии (9)

*Акыл байлыгы - тузмас байлык. *Акыл базарда сатылмый. *Акыл белән алтын табыла, алтын белән акыл табылмый. Акыл белән эш итү - мең бәланең калканы. Акыл буй белән үлчәнми. Акыллы алга барыр, артына карар. Акыллы атын мактар, акылсыз үзен мактар. Акыллы сүзен "мин" дип башламый.
Категория: Фольклор. Пословицы. | Просмотров: 6508 | Добавил: Liliya | Дата: 20.10.2010 | Комментарии (2)

*Ана куены туннан җылырак. *Ана җылысы - кояш җылысы. *Ата һөнәре - балага мирас. *Ата юлы балага такыр. *Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган. * Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс. *Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс. *Тату туганнар таштан койма корганнар. *Туган бар җирдә ярдәм бар.* Гаилә - гомер чишмәсе. *Гаилә - ил терәге. *Атаның сүзе - акылның үзе. *Әткәй - шикәр, әнкәй - бал.
Категория: Фольклор. Пословицы. | Просмотров: 10315 | Добавил: Liliya | Дата: 20.10.2010 | Комментарии (0)

*Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. *Берлек кайда - көч шунда. *Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый. *Бозылышкан дус дошманнан яман. *Дус - акчадан кыйммәт. *Дус биткә карар, дошман ачкка карар. *Дусларын онытканның үзен дә онытырлар. * Дусың авырса, синдә ыңгыраш. Ил өстендә илле дустың булсын. Яхшы дус кара көндә билгеле булыр. Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек. Күп дус эзләгән дуссыз калыр. Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.
Категория: Фольклор. Пословицы. | Просмотров: 19545 | Добавил: Liliya | Дата: 14.10.2010 | Комментарии (2)

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Балаларга үгет-нәсыйхәт [14] Фольклор. Пословицы. [7]
Пословицы на татарском языке.

Вход на сайт

Поиск

Календарь

«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0