Хәйруллина Лилия сайты!

Сишәмбе, 19.03.2024, 07:22

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Тәмле сүзләр | Регистрация | Вход

Главная » Балаларга үгет-нәсыйхәт
Кадерле коллегалар! Сезне профессиональ бәйрәмебез белән котлыйм. Яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим.
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 592 | Добавил: Liliya | Дата: 02.10.2012 | Комментарии (0)

*Никадәр олы ялгышы булса да, аш янында һичкемне шелтәләмәгез һәм һичкемнең гайбәтен сөйләмәгез. *Аштан соң кул һәм авызыгызны яхшылап юыгыз, теш араларын тазартыгыз. Мөмкин булганда, йокламый гына бераз ятып торыгыз.
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 2292 | Добавил: Liliya | Дата: 03.01.2011 | Комментарии (0)

* Пароходтагы урыныгызның һәм тимер юлда барган поезд, вагон купе номерларын истә тотыгыз. Бу мәгълүматлар әйберләрегез онытылып калса яки берәр сәбәп белән үзегез калыр булсагыз, телеграмма бирергә яки югалган нәрсәләрегезне табарга кирәк булыр. * Тукталышыгызга килеп җитәрәк йөкләрегезне җыеп бәйләгез, ничә кисәк икәнен санагыз.
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 684 | Добавил: Liliya | Дата: 02.12.2010 | Комментарии (0)

*Аякларыгызны өстерәмәгез, кешедән көлеп калмагыз, берәр кешене мәсхәрәләп, аның кебек йөреп күрсәтмәгез. *Урамда йөргән вакытта көнбагыш орлыгы һәм башка нәрсәләр ашамагыз, бу эшләр тәртипсезлек галәмәтедер.
Прикрепления: Картинка 1
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 714 | Добавил: Liliya | Дата: 19.11.2010 | Комментарии (0)

*Йоклаган вакытыгызда өстегездә берәр нәрсә ябынып йоклагыз, җиләс һәм юеш урыннарда ятмагыз, усаллар куркынычы булса, ачык калдырмагыз. *Йоклаган вакытыгызда тар киемнәрегезне салыгыз, бер бүлмәдә күп кеше йокламагыз, йокы бүлмәсендә гөлләр, чәчәкләр булмасын.
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 714 | Добавил: Liliya | Дата: 31.10.2010 | Комментарии (0)

Кибеттә ипине кул белән тоткалап карарга ярамый. Йомшаклыгын чәнечке белән әкрен генә басып карыйлар. Ипине бер-ике көнгә генә җитәрлек итеп кенә алырга кирәк. Арыш һәм бодай ипиен аерым саклыйлар. Табында ипи телемнәрен тәлинкәдән кул белән алалар.
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 713 | Добавил: Liliya | Дата: 09.10.2010 | Комментарии (0)

Сөйләшкәндә кешегә кулыгызны салмагыз, бер аягыгызны икенчесе өстенә куймагыз, аяклар белән уйнамагыз.
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 614 | Добавил: Liliya | Дата: 26.09.2010 | Комментарии (0)

Утырганда таянмыйча, ятмыйча, төп-төз итеп утырыгыз!
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 607 | Добавил: Liliya | Дата: 26.09.2010 | Комментарии (0)

Күршеләрнең өйләрен тикшермәгез. Һичбер эштә аларның хәтерләрен калдырмагыз. Үзен хөрмәт иткән инсафлы кешеләр күршеләре белән һәрвакыт яхшы мөгаләмәдә булалар.
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 621 | Добавил: Liliya | Дата: 20.09.2010 | Комментарии (0)

* Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. * Тәрбияле баланы һәркем яратыр, әмма тәрбиясез баланы беркем дә яратмас, бәлки хурларлар вә кимсетерләр. * Тәрбияле бала мәктәпкә барырга чыккач та әдәп, инсаф белән йөрер. Каршы очраган кешеләргә сәлам бирер.
Категория: Балаларга үгет-нәсыйхәт | Просмотров: 894 | Добавил: Liliya | Дата: 13.09.2010 | Комментарии (0)

1 2 »

Голосование

Меню сайта

Категории раздела

Балаларга үгет-нәсыйхәт [14] Фольклор. Пословицы. [7]
Пословицы на татарском языке.

Вход на сайт

Поиск

Календарь

«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Статистика


Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0